Үткән заманны никадәр генә хурласаң да, ул чактагы тормышның тотрыклырак булуы бәхәссез. Кара инде бүгенге дөньяны, һич кенә дә аңлап булырлык түгел бит. Чөнки, аның төп нигезе - гаиләнең кадере бетте, дәрәҗәсе юкка чыкты. Хәзер гаилә кору яшьләргә уен кебек кенә. Мизгел эчендә башларына килә икән, шунда ук уртак тормыш башлыйлар. Ә инде беренче авырлык пәйда булу белән яшь пар югалып кала, дөрес юлны сайлый белми, кирәк тә санамый. Аларның уйлавынча, нигә җәфаланып торырга, ике гомер яшәми бит берәү дә. Һәм бер өлеш егетләрнең, кызларның башында тагын калыпка сыймый торган фикер хөкем сөрә: “Ир (яки хатын) көен көйләп, гомеремне әрәмгә сарыф иткәнче, берүзем мең өлеш әйбәтрәк яшим мин”.
Менә шушындый лөгатьсез уйлар гаиләнең тамырын бик тиз какшата да инде. Ике арада юк кына аңлашылмаучылык килеп чыгу белән өйдә зур гауга куба һәм шушы фикерләренә нигезләнәләр дә аерылышырга гына торалар.
Вак-төяк каршылыкларны тыныч юл белән генә дә хәл тиеп булыр иде ул, әмма монда тагын бер “тик” баш калкыта. Ул да булса, бер-береңне санламау. Ягъни, теге яки бу мәсьәләне уртак фикергә килеп хәл итәсе урынга, гаиләдә кем баш (сер түгел, чынлыкта бүген бу төрле гаиләдә төрлечә), дөрес юлмы бу, түгелме, шуныңча хәл итеп куела. Киресенчә булган очракта, ахыргы нәтиҗә тагын да шул аерылышуга барып җитәргә мөмкин. Ә төптәнрәк уйлаган кеше, билгеле инде, гаиләне таркатырга тырышмас. Шунлыктан булдыра алганда юл куюны өстенрәк күрер.
Бер ир белән хатын илле елдан артык кулны кулдан ычкындырмыйча, дигәндәй, авылның иң хөрмәтле кешеләреннән булып гомер иттеләр. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Шул абый сөйләп торган иде. Алар өйләнешкән вакытта машина дигән нәрсә бик сирәк бит. Кызны алырга ат бизәп барган бу. Кайтканда ни сәбәптәндер арбалары ауган боларның. Ә арба төбенә күп итеп алма таратылган булган. Арба аугач, шул алмаларның берсе дә калмыйча җиргә коелып бетте, - ди. Читтән бу хәлне күреп торган олы яшьтәге кешеләр, гаҗәпләнеп: “ И, аллакаем, арбада бер генә бөртек тә алма калмады, болай булгач яши алмаслар инде болар", - дип сөйләнеп калалар. Ләкин, Аллага шөкер, бик бәхетле гомер кичерде бу пар.
Сүз иярә сүз китеп, үзе белән булган тагын бер вакыйганы бәян итте әлеге якты йөзле, киң күңелле абый.
Яши башлап күпмедер үткәч, ничектер хатынын тикшереп карыйсы килеп китә моның. Аракы дигән зәхмәт белән бөтенләй дуслыгы булмаса да, бер көнне өйгә кайтканда авызына каба шул шайтан суын. Эчми, авызыннан ис килсен өчен нәкъ менә кабып кына куя. Кайтып кергәч, тегенди-мондый сәбәп тапкан булып, хатынына бәйләнә башлый. Соңыннан, аны куркыту максатыннан кулына пычак алып, иптәшен ишек янына кысрыклый. Әмма пычакны аңа якын да китерми. Фәкать, аңа: “Авыл Советына бар, миннән зарлан, кыскасы, теләсәң ни эшлә, кире кайтып кит, - ди. Тик хатынның моңа карата җавабы катгый була: “Мин кайтып китәргә килмәдем. Бер җиргә дә бармыйм да. Шушында бергә яшибез”.
Шуннан соң теге абый да, үзенең әлеге кылган гәмәленең чынлап түгел, бары тик җанашының тормыш алып барырга яраклымы-түгелме икәнен тикшерү өчен генә эшләнгәнен әйтеп бирә.
Авылда аларның хәтта әйткәләшкәннәрен дә хәтерләмиләр. Өйләреннән беркайчан да кунаклар өзелеп тормады, йөзләреннән нур, елмаю беркайчан да китмәде. Һич таныш булмаган кешеләр килеп керсә дә табынга утыртмый чыгармадылар. Ник бер кеше алар хакында бер начар сүз әйтсен. Җыеп кына әйткәндә, тирә-юньгә үрнәк иде алар.
Ә хәзер? Кырысрак итеп дәшеп кенә кара. Я шунда ук полициягә йөгерәләр, я инде юллары аерыла.
Яратышу дигән әйбер бетте шул. Бөек һәм яшәү дәверендә иң кирәкле хиснең урынын байлык тойгысы биләп алды. Башка сүз белән әйткәндә, нигездә, яшьләр үзенә юлдаш итеп күңел теләгәнне түгел, яшенә дә карап тормый, байны эзлиләр. Аларга гаилә түгел, байлык кирәк.
Шуны күздә тотып кушылучылар гаилә булып яши аламы инде?! Яңа тормыш башлаучыларның туксан-туксан биш проценты гаилә төшенчәсен аңламый да бит.
Тагын бер категория бар әле. Алары, гомумән, кияүгә чыкканчы, берәр байның сөяркәсе булам, яки, фахишә булып эшлим, диләр. Янәсе, әлеге һөнәр кешеләренең пычагы һәрвакыт май өстендә, акча ягыннан да бик нык байлар.
Чын мәгънәсендә кызганам мин андыйларны. Тормышның ямен, тәмен байлык белән бутаганнары өчен. Яраткан кешеңне материаль байлык алыштыра аламыни?! Бүген бар, иртәгә юк нәрсә бит ул. Ни кызганыч, рухи гариплек бар шул инде бүген адәм баласында. Бар гына да түгел, бик күпләрендә ул.
Бер көнне урамда икесе дә гаиләле хатыннар сөйләшеп тора. Берсе үзенең тормышыннан зарлана. Ә икенчесе, моны тыңлап торгач болай ди: “Ник интегәсең, әниең янына кайт та яшә”.
Беренчесе исә: ничек инде, алай булмый бит. Юктан гаилә бозыйкмыни? Аннан, әни дә миңа: “Кызым, үзең теләп кияүгә чыккансың икән, юк-барга тузынып йөрмисең, яшисең, диде катгый итеп”.
Мин эчемнән генә аның әнисенең сүзләре белән тулысынча килешеп куйдым. Ә бит кайбер әниләрнең: “Кызыма шулай-болай дип әйткәнеңне белсәм яки ишетсәм, алып кайтам да китәм мин аны, дип әйттем әле кияүгә”, - дигәнен ишеткәнем бар. Шундый сүзләр сөйләп торучы булса, гаиләнең ныклыгы югала да югала инде ул.
Шунда, икенчесе, тагын:
"Һи-и, мин синең урында булсам, әллә кайчан әни янына кайтып киткән булыр идем инде. Юк икән, зарланма. Үзең сайлап алгансың бит иреңне", - ди.
Әлеге әңгәмәне ишеткәч, мин дә уйларга бирелдем. Болар икесе дә тулаем хаклы кебек, бер карасаң. Икенчесенең “Үзең сайлап алгансың” дигән җавап сүзен, башкалар арасында да еш ишетәбез. Тик, мәсьәләнең икенче ягы да бар, ләбаса. Нигә бөтен гаепне зарланган кешегә генә өеп калдырырга соң? Ир белән хатын яши-яши бер-берсенә яраклашу дигән нәрсә дә бар. Дөрес аңларга кирәк, бу очракта, бер-береңә ярау өчен үзеңнең характерыңны тулысынча үзгәртү дигән сүз түгел. Алай булмый да ул. Әмма үзара ярату, хөрмәт булса, кеше, теләгән очракта, үзендәге кайбер кимчелекләрне бетерә аладыр, дип саныйм. Теге хатын да шул, иренең аерылышырлык кимчелекләреннән түгел, төзәтеп булырдайларыннан гына сүз куерта бит.
Гомер буена да кешене белеп бетереп булмый. Яши башлаганчы бигрәк тә күп әйбер күләгәдә кала. Шулай булгач, хатын ирне, ир хатынны бүген белгәне белән түгел, яшь чакта аңлавы, белүе буенча сайлый. Димәк, монда инде сәбәп тиңеңне вакытында дөрес сайлый белмәүдән дә күбрәк, яраклашырга теләмәүгә кайтып каладыр.
Күпләр килешер, теләсә, хатын-кыз ир-атны әллә ниндиләргә әйләндерә ала бит ул. Гүзәл затларга бу сыйфат табигать тарафыннан бирелгән. Ирләргә күп кирәкмени, өендә хатынының җылы карашын, тәмле сүзен, елмаюлы йөзен тоеп, күреп торса, ул тауларны да күчерергә сәләтле.
Рамил РӘҮӘЛ.
Менә шундый язма барлыкка килде Интернет челтәрләрендә. Бик вакытлы, актуаль тема. Әмма авторның бөтен фикере белән дә килешеп булмады. Комментрайларда да ир-егетне һәрвакыт кимсетеп тору арытканлыгын белдерә укучылар. Ә сез ничек уйлыйсыз?