Гүзәл затларыбызга мөрәҗәгать итеп, “Серле булсагыз, сезне бер ир-егет тә ташлап китмәячәк!” ише киңәшләрне еш укырга-ишетергә туры киләдер. Моны туры мәгънәсендә кабул итеп, кайбер хатын-кыз үзен тырышып-тырышып серлелек пәрдәсенә төрә башлый: җавап бирүен сузган була, бераз вакытка югалып тора, планнарын кинәт кенә үзгәртеп куя…
Ләкин фальш барыбер сизелә бит ул. Бу очракта үз-үзең булуга, ихласлыкка берни дә җитми. Кемгә ничектер, шәхсән минем өчен серлелек башкалар өчен ачык, кызыклы һәм күпкырлы шәхес булуда. Күпкырлы һәм төрле-төрле, шуңа да аңа бу тормышта – кыз бала, ахирәт, хатын, хуҗабикә, әни, сөяркә һәм башка күп рольләрне башкарырга туры килә. Аның эчке хис-тойгылар дөньясы тирә-яктагыларга мәхәббәт, сөю, ышаныч, хәстәрлек, шатлык һәм изгелек бирү, тарату өчен Ходай тарафыннан баетылган. Шушы язманы әзерләгәндә мин “Российская газета”да киң колачлы илебезнең төрле почмакларында төрле һөнәр ияләре булган гүзәл затларыбыз туплап бирелгән бер мәкаләгә тап булдым. Анда, минемчә, хатын-кызның күпкырлылыгы да, серлелеге дә, уңганлыгы да, чибәрлеге дә, кыюлыгы да чагыла кебек. Шул ук вакытта алар хәстәрлекле ана һәм сөекле хатын да булып кала белә.
Алар уйлаганча, нәрсә соң ул “бәхет формуласы”? Каюр Анастасия – Камчаткада этләр җигелгән чаналарда ир-егетләрдән калышмыйча узышучы, ике тапкыр бронза медаль иясе, 8 бала анасы. “Берингия” дип аталучы бу бәйгедә Настяның ире 4 тапкыр чемпион булган. Ярыш дистанциясе – 1000 чакрым чамасы. Ул көрт баскан тундра, катлаулы таулы артылышлар аша буранда, салкында, ачы җилдә үтә. “Мин нигә бәхетлеме? Чөнки яратам һәм яратылам, искиткеч ирем, балаларым, уртак шөгылебез бар – мин шуңа бәхетле!” – ди ул. Ювелир Ася – 1998 елда Иордания принцы гвардиясен асылташлар белән бизәлгән кылычлар белән коралландырган гүзәл зат. Ул – Кавказда ювелир кораллар эшләүче бердәнбер хатын-кыз. Адыгеянең халык рәссамы.
“Мин – бик бәхетле хатын. Бәхетем иҗатта, оптимизмда, шатлыкта, үзем гаҗәпләнә һәм башкаларны гаҗәпләндерә белү сәләтемдә, янәшәмдә яраткан кешем – ирем булуда”, – ди Ася. Маякчы Лариса – “ут хатын”. Аны шулай дип менә инде 140 елга якын даими эшләп килүче, 8 кырлы, биеклеге 50 метрлы, яктылыгы 33 чакрымнан күренүче маяк шәһәрчегенең соңгы 20 елдагы хуҗабикәсе булган өчен атыйлар. “Баштагы мәлләрдә бик авырга туры килде, чөнки мин монда җыештыручы да, балта остасы да, маякны буяучы да. Туган көнемә агач кисә торган станок алгач, кәефем төште, чөнки мин... металл эретеп ябыштыручы аппарат өмет иткән идем. Мин бик бәхетле, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнәм, искиткеч ирем һәм гаиләм янымда! Тагын ни кирәк?!”
“Терминатор” Лиза – армрестлинг буенча 15 яшендә үк дөнья чемпионы. Пермь краеннан авыл кызы. Дөнья чемпионатында 54 илдән 1500 спортчы катнашкан булган, анда Лиза сул кулы белән – алтын, уң кулы белән көмеш медаль яулаган. “Лиза балачактан ук атаманша булды, ахирәтләрен яклап сугышты, – ди әнисе Ольга. – Бөтен малайларны җиңеп бетергәч, мондый көчле куллар армспорт өчен бик туры килеп тора, дип уйлап, спорт секциясенә бирдек. Өч кенә ел шөгыльләнеп, чемпион дәрәҗәсенә күтәрелде!” “Тимерче” Наталья – Әстерхан тепловозлар ремонтлау заводында тимерчелек цехы белән идарә итүче бердәнбер хатын-кыз. Цехта аның кул астында эшләүче эретеп ябыштыручы, металл кисүче, фрезерлаучы, штамповкалаучы 20 ир-егет һәр кушканын вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга тиеш. “Кешеләр белән ешрак сөйләшергә кирәк, – ди ул. – Яхшы эшләүчене – мактарга. Кемдер булдыра алмый икән, үзем тотынам. Өч тонналы молот руле артында да эшләгәнем булды. Шушы катлаулы, авыр эшне булдыра алуым белән бәхетле мин!” Укытучы Тәнзилә – Төньяк Кавказ федераль округы республикаларыннан җыелган иң чибәр, сылулар арасында “Мисс Кавказ” титулы иясе. Башта жюри әгъзаларын аның портфолиосы таң калдыра.
Анда сылукай “Минем өчен Кавказ нәрсә ул? Ул минем Ватаным гына түгел, ул – минем җаным, бишегем һәм горурлыгым!” дип яза. “Бәхетнең сере берәү генә. Ул – һәр көнгә, минутка, мизгелгә шатлана һәм, әлбәттә, һәрнәрсәдә позитив эзли һәм таба белү”, – ди иң чибәр укытучы. Капитан Марина Ярославль елга портында менә инде 40 елдан артык эшли, шуның соңгы 20 елында – “Москва” теплоходында әлеге вазыйфаны башкаручы бердәнбер хатын-кыз. Инде медкомиссия үтелгәч, җиңел суларга да була, хәзер “елга трамваен” язгы навигациягә соңгы җитди әзерлекне башларга вакыт. “Миңа елгаларыбыз, ярларыбыз матурлыгы ошый, аеруча кичке рейсларны яратам, ә башкалар аны бик өнәп бетерми, чөнки төн уртасына кадәр юарга, җыештырырга кирәк, ә иртә таңнан – тагын эшкә. Сезнең кичке шәфәкъ вакытында елга өсте матурлыгын күргәнегез бармы? Су алсу, кызыл, шәмәхә төсләргә кереп балкый! Искиткеч матурлык! Яраткан эшеңдә шундый матур мизгелләрдән ләззәтләнү – шул инде ул бәхет!” Менә шундый җаваплар, җәмәгать.
Ә без хатын-кыз бәхетенең серен әллә нәрсәләрдән эзләгән булабыз. Тагын шунысы бик мөһим: бу ханым һәм туташларның барысы да сүзләрен, сөйләшеп куйгандай, бер үк төрле тәмамлаган: “Хатын-кызның табигатьтән бирелгән иң мөһим тәгаенләнеше – Ана булу!”
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде. (Интернет чыганаклары файдаланылды). Фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан.