“Күпме мәктәпләр, институтлар, университетлар булуга карамастан, яхшы әтидән башка яхшы тәрбияле балалар да була алмый”, – дип язган Николай Карамзин. Һәм бу, чыннан да, шулай. Чөнки әтиләр – гаиләнең үзәге, баланың терәк-таянычы. Әти кеше еш кына дөньяви эшләр белән мәшгуль булганлыктан, бала тәрбияләүнең күп мәшәкатьләре әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбияләгәндә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш.
Чакмагыш үзәк китапханәсендә узган “Чын ир-егетләр” дип аталган чарада да сүз шул хакта барды. Бирегә Башкортстан аграр технология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары белән очрашуга, һөнәри өлкәдә уңышларга ирешүдән тыш, гаиләсе өчен өзелеп торучы үрнәкле гаилә башлыгы, чын ир-егетләргә генә хас күркәм сыйфатларга ия булган иң яхшы әтиләр – Яңа Балтач авылыннан Фәргать Батыршин һәм Уйбулаттан Илшат Гыйззәтуллин чакырылды.
Фәргать Тәлгать улы 1991 елдан Яңа Балтач урта мәктәбендә информатика һәм физик культура укытучысы булып хезмәт сала. Тормыш иптәше Гөлшат Рәшит кызы белән 3 балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Бүген алар – 4 оныклары өчен дә өзелеп торучы картәти һәм нәнәй.
Батыршиннар гаиләсендә әти-әни үрнәгендә балаларны яхшы тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Ике уллары һәм бер кызлары кечкенәдән үк эшсөяр булып, йорт яны хуҗалыгында эшләшеп, мәрхәмәтле, намуслы һәм тәртипле булып үсә.
“Әтиебез аз сүзле кеше иде. Колхозда комбайнчы, тракторчы булып эшләде. Ул аз сөйләде һәм өйрәтергә яратмады. Аның беркайчан да: “Моны эшлә, тегене эшлә”, – дигәне булмады. Мин өйләнергә уйлагач, ул миңа: “Күп сөйлисе түгел, син, улым, минем кебек яшәргә тиеш”, – диде. Мәктәптә 40 елга якын эшлим. Күп гаиләләрне, балаларны күрдем, күп укучылар чыгардым. Төрле гаиләләр бар. Минемчә, гаиләдә барысы да әти-әни үрнәгеннән тора. Бала һәрнәрсәне алардан күреп үсә. Үзең алар өчен үрнәк булмасаң, аңлатып-әйтеп тәрбияләүнең мәгънәсе юк. Мин дә, әтием кебек, балаларыма яхшы үрнәк булырга тырыштым, яшьтән үк спортны яратам, гаиләм дә спорт белән дус”, – диде Фәргать Тәлгать улы.
Илшат Хаҗип улы Гыйззәтуллин – Әфганстан сугышы ветераны һәм яхшы гаилә башлыгы да. Хатыны Илвира Фәнәвис кызы белән корган тату гаиләләрендә алма кебек өч кызга яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Балаларының казанышлары – Гыйззәтуллиннарның горурлыгы. Илшат Хаҗип улы үзе дә – кызлары өчен һәрнәрсәдә үрнәк, тырыш гаилә башлыгы, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
– Балаларны яратсаң, алар сине ярата. Өйгә кайтып керүеңә аларның йөгереп килеп сине кочаклап алулары гына ни тора! Бәләкәйдән эш сөеп үстеләр. Тырышып укыдылар, өчесе дә югары белемгә ия булдылар. Балалар яхшы тәрбия алып үссен өчен өйдә тынычлык булырга тиеш, начар гадәтләрдән ерак тору мөһим. Балалар бит һәр нәрсәне күңеле аша үткәрә, үз эченә сеңдерә бара, – ди Илшат Хаҗип улы.
Чара ахырында Фәргать Батыршин һәм Илшат Гыйззәтуллин якыннарын яратулары һәм аларга ярдәм итүләре, үрнәк әти булулары өчен “Ата каһарманлыгы” җәмәгать бүләге номинантлары дипломы белән бүләкләнделәр.
Гаилә кыйммәтләре, әти тәрбиясе, Ватанны сөю темаларын үз эченә алган күркәм очрашу яшьләр өчен бик тәрбияви һәм фәһемле булды.
– “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Туган илебезне саклау, аңа хезмәт итү – һәр сәламәт ир-егетнең изге бурычы. Максатчан, көчле рухлы булыгыз, тормыш сынауларына бирешмичә, Туган илебезгә игелек күрсәтердәй лаеклы кешеләр булып үсегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Күңелгә якын һөнәр сайлап, исән-сау укып чыгып, эшләргә насыйп булсын сезгә. Бәхетле, уңышлы кеше булу да әнә шушы – сәламәтлек, терәк-таяныч булырдай яхшы гаиләңә, яраткан эшеңә бәйле, – дип теләкләрен җиткерде егет-кызларга кунаклар.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.