+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
13 март 2024, 10:30

"Бигрәк дәртле, йөрсен инде..."

Коляскада утырган ханым шулай диде, иренә карап...

"Бигрәк дәртле, йөрсен инде...""Бигрәк дәртле, йөрсен инде..."
"Бигрәк дәртле, йөрсен инде..."

"Күптән түгел шифаханәдә булдым. Шундагы бер ир турында языйм эле. 60тан узган инде, гел хатын-кызлар белән бу. "Заигрывает" инде хатын-кызлар белән, әле тегеләре дә шуның белән рәхәтләнә бит. Берсе белән бассейнда кочаклаша-кочаклаша йөзделәр, берсе белән кичке чараларда бергә йөрделәр, исем китте. Рәхәткә чыккан бу, хатыны өйдә калгандыр, дип уйлаган идем. Юк, хатыны да шунда булып чыкты. Инвалид, таякка таянып йөри, шул ире дәвалануга гел күтәреп йөртә, ашарга алып төшә.

Бервакыт шулай хатыны белән сөйләшеп алдык, и мактый инде ирен, елына икешәр тапкыр санаторийга алып бара, ятып торып күптән үлә идем инде ул булмаса, ди. Бик дәртле бит, берни эшләтеп булмый, сәламәт хатыннар белән йөрсен инде пока йөри алганда, ди. Ике балабыз бар, алар да белә, ди. Үзе авариягә эләккәч, үлемнән калган икән. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Кызгандым да үзен, ирен дә кызгандым инде.

Менә шундый хәлләр дә була икән. Аның бит әле теге хатыннар да хатыны барлыгын белә икән. Алары бозык микән инде, белмим дә", - дип язган бер ханым социаль челтәрләрдә.
"Кеше күңеле кара урман", дип юкка гына әйтмиләр шул.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас