+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 март , 12:13

"Син үлсәң, мин нишләрмен?.."

"Мин сине үзем белән алып китәм", - дигән кызга тәкъдим ясаган егет...

"Син үлсәң, мин нишләрмен?.."
"Син үлсәң, мин нишләрмен?.."

Күптән булган бу хәл, әни әле шәфкать туташы булып эшләгән чакта. Терапия бүлегендә елга берничә мәртәбә 30 яшьлек егет дәвалана торган булган. Аның тумыштан йөрәк авыруы булган. Егет бик чибәр һәм ачык йөзле булган. Гел шаяртырга яраткан.

Менә шулай бер көнне биредә медучилище бетергән яшь кыз эшкә урнашкан. Бу кызны теге егет бер күрүдә ошаткан. Ул кызга чәчәкләр, духилар бүләк иткән. Ә беркөнне, "Миңа кияүгә чык", дип, балдак биргән. Кыз, шаяртып: "Син бит гел авырыйсың, син үлеп китсәң, ялгызым калачакмын бит", - дигән. Ә егет: "Юк, мин сине ялгыз калдырмам, үзем белән алып китәм", - дип шаярып җавап биргән. Гел шулай шаярып сөйләшә торган булганнар.

Берничә айдан егет үлгән. Ә ике айдан бер исерек теге кызны пычак белән 12 яра салып үтергән. Кызның эшкә барышы булган. Җирләргә бөтен дәваханә коллективы барган. Биш чакрым күтәреп барганнар. Ә казылган кабер янына килеп җиткәч, бөтен кеше шаккаткан: аның кабере... теге егетнеке янында казылган булган. Менә шулай шаярышып йөргән яшь йөрәкләрнең каберләре дә янәшә туры килгән..."

"Уйнап сөйләсәң дә уйлап сөйлә", диләр шул...

bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: