"Күрше хакы - Тәңре хакы" дисәләр дә, кайбер күршеләр дошманнан да явызрак була шул. Инде картлыкка кереп барганда күрше хатынының ире үлеп китте. Әби гомер буе ир белән яшәп өйрәнгәнлектән, аңа иптәш кирәк иде. Шунда картәтине картәнидән тартып алды да инде ул!!! Адәм көлкесе! Ничә ел бергә яшәгән хатынын бабай да уйламый да ташлап чыгып китте. Картәни бик борчылды, әмма үз язмышы белән килеште инде.
Берәү булса, мондый хәлдә күршесе белән җан дошманга әйләнер иде, картәни исә күрше хатынына бер сүз дә әйтмәде. Күрше әбисе бакча үстерергә ярата иде. Әле карты исән чагында ук бакчаларында бик күп җимеш агачлары бар иде.
Кыш җиткәч, картәни торып калган барлык ризыкны күрше бакчасы янына чыгарып түгә башлады. Тиз арада кош-кортлар, тычкан һәм башка шундый хайваннар бирегә ияләште. Язын күчмә кошлар кайткач та шул ук хәл кабатланды. Инде агачлар яфрак ярырга әзерләнгәндә картәни бу "күршеләрне" шулай ашатудан туктады. Ә бу кошлар шундагы җимеш агачы бакчасына ияләшде.
Шул елда ук күрше әбинең бакчасы тулысынча диярлек корыды. Картәти дә бераздан кире кайтырга тырышып карады, ләкин картәни аны кертмәде. Менә шулай да була ул. Шулай да картәнинең күңеле йомшарыр, дип уйлыйбыз. Картәтине "акылга утыртыр" өчен генә шулай ялындырадыр..."
"Хатын-кыз "сугышка" чыкса, бөтен коралны да куллана", диләр. Безнең хатын-кызларның акылына, зирәклегенә сокланмау мөмкин түгел...
Фото: bashinform.ru