+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 март , 17:55

Гел аңлашу гына булмады

Җырчы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә әти-әнисе белән төшкән фото куйган һәм алтын туйлары белән котлаган.

Гел аңлашу гына булмады
Гел аңлашу гына булмады

Разия һәм Рәлиф Сафиннар 16 мартта гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләгән.

«Әти белән әни алтын туйларын билгеләп үтте. Алар арасында мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу гына күрдем дип алдаша алмыйм. 50 ел бергә яшәү дәвамында төрлесе булды - бәхет һәм күз яшьләре, җиңүләр һәм җиңелүләр, күңелсез хәлләр һәм авырлыкларны җиңеп чыгу, шатлык, бәхәс, талаш, бәйрәмнәр һәм югалтулар...

 Бәлки, күпләрнеке кебек үк, кемнеңдер каядыр качасы килү теләге дә булгандыр. Әмма алар һәрвакыт бергә булды, бернигә дә карамастан. Ә хәзер инде бер-берсеннән башка үзләрен күз алдына да китерә алмыйлар. Кайвакыт араларында әле дә аңлашылмаучылыклар була кебек.

 Проблемадан һәм җаваплылыктан качу өчен бер-берсеннән читләшмәделәр, һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар.

Әни алдында баш иям. Ул гел зирәк була белде, күп хәлләргә күз йомды. Җиңел булмавын беләм. Ул берни турында да үкенмидер дип өметләнәм. Әти-әнинең картаюын теләмим. Мәңге яшәүләрен һәм һәрвакыт бергә булуларын телисе килә. Яратуым чиксез һәм бу матур тормыш өчен рәхмәтлемен. Горько!», – дип язган җырчы.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: