Учалыда 9нчы сыйныф укучысы әнисе белән ачуланышканнан соң үз-үзенә аткан - хатын аны имтиханнарга начар әзерлеге өчен шелтәләгән.
Үсмер урындагы мәктәптә укыган, билгеләре уртача булган, укытучылар аның турында игелекле һәм тырыш бала дип сөйли. Ул өенә яхшы кәеф белән кайткан. Өйдә аны әнисе каршы алган һәм ачуланып, улының география һәм информатика буенча БДИга яхшырак әзерләнүен таләп иткән. Тавыштан соң берничә сәгать узгач, баланы өйдән ерак түгел урманда тапканнар. Янәшәсендә ау мылтыгы яткан.
Хәзер тикшерүчеләр баланың үлеменең сәбәпләрен, шул исәптән аның кайдан корал алганын да ачыклый. Малай тулы имин гаиләдә тәрбияләнгән булган.