+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 март , 10:38

"Туй алдыннан егетем хыянәт итте"

"Аны гомерем буе сагынып яшәрменме?.."

"Туй алдыннан егетем хыянәт итте"
"Туй алдыннан егетем хыянәт итте"

"Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.

Бик каты әрләштек. Ул гафулар үтенде, миннән башка яши алмавын әйтте. Тик... Туй булмады. Без аерылыштык. Бу хәлләргә берничә ай вакыт узды, ә мин аны әле дә яратам. Күптән түгел ул шалтыратып очрашырга, сөйләшергә, аңлашырга тәкъдим итте. Ләкин мин баш тарттым. Аны күргәч, башымны югалтырмын дип курыктым.

Ул да мине ярата, мин дә яратам. Әмма гафу итә алмыйм. Аның хыянәтен берничек тә аклый алмыйм. Йөрәгемдә мәхәббәт белән нәфрәт көрәшә. Нишләргә?"

Бу яшь кызга нинди киңәш бирер идегез?

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: