+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 март , 07:42

Фирдүс кызының исеме ничек?

Әттә генәсе бер басар урында биш басып йөри бүген.

Фирдүс кызының исеме ничек?
Фирдүс кызының исеме ничек?

Социаль челтәрдә күренүенчә, Фирдүс әле генә Резедасы һәм кызы янында, әле генә концерт куйган дуслары кырында - бәхетеннән очып кына йөри!

Ике улы белән бәби тудыру йортында хәләле Резеда һәм кызы янында төшкән фотосына «Кунакка килдек», - дип язып куйган ул.

Ә кызы елап җибәргәч: "Ела-ела, күрсәт әле миңа тавышыңны, кызым. Әтиең килдеме, шуңа шатланып елыйсыңмы? Елаган тавышларына кадәр матур бит аның», - дигән.

Бәхетле әти Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың концерт алдыннан хәлләрен белергә кергәч, кызының исемен әйткән.

Мәрьям! Мәшаллаһ!

Фирдүс белән Резеда бала көтүнең никадәр тылсымлы, икең генә белә торган могъҗиза икәнен күрсәтте. И, күңел булды инде шуңа! Сез дә сокландыгызмы, дуслар?

Фото: Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: