+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 март , 12:10

Әти-әниләрен социаль челтәрләр аша тапканнар

Кечкенә малай белән кызның шатлыгының чиге юк.

Әти-әниләрен социаль челтәрләр аша тапканнар
Әти-әниләрен социаль челтәрләр аша тапканнар

Башкортстанда социаль челтәрләр аша кечкенә кыз белән малай өчен ата-аналар табылган. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган дүшәмбе көнне социаль челтәрләрдә балаларга әти-әни эзләү турында хәбәр бастырылган, ә чәршәмбе көнне үк балаларны Юлия белән Константинның гаиләгә алуы турында билгеле булган.

"Алар балалар турында социаль челтәрләрдән белгән. Балалар белән өлкәннәр арасында тиз арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, төскә-биткә дә алар охшаш. Балалар әти-әниле, хәстәрлекле, җылы өйгә кайтты инде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Министрлык хәбәрләрне үз битендә репостлаучыларга рәхмәт белдерде.

«Бу кечкенә гамәл берничә секунд вакытны гына ала, ләкин әти-әни эзләгән сабыйлар өчен бик мөһим. Һәр баланың әнисе һәм әтисе булсын!" - дип белдерәләр ведомствода.

Фото: "Минтруд Башкортостана"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: