+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 март , 14:04

"Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."

"Минем эшләр - артка, аныкы хәзер алга тәгәри".

"Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."
"Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."

"Сезгә сөйләп бушаныйм әле. Яшь чакта 19-20 яшьләрдә дус дип санаган кызга үземнең "женское счастье" гөленең бүлентесен бирдем (бушка), аннан туган көненә филләр сувениры бүләк иттем - атасы, анасы хәм ике баласы булган филләр сувениры. Бай бул, дидем.

Хәзер аңа 35яшь, матур гаиләсе, ике баласы бар, кафе бизнесы ачты, ике катлы йорт салды. Мин биргән гөл чәчкә атып купшы утыра, сувенир эшендә өстәлендә тора. Юк, мин аңлыйм, бу аларның үзләренең тырышуы, омтылуы, молодцы. Тик күңелдә кыен. Беләсезме нигә? Ул кыз миңа начарлык эшләгән, миңа бозым суы эчергән, мин бер вакытта да парлы булмасын, эшем уңмасын, дип. Һәм чыннан да, эшем юк, нәрсәгә тотынсам да уңмыйм, парым юк, гаиләм, балам юк. Гөлем тик утыра, аңа биргәннән бирле чәчкә атмый, җитмәсә, үзем дә ябыгып корыйм, сәламәтлегем начарланды. Кыскасы, минем эшләр - артка, аныкы алга тәгәри. Әйе, бәлки бу очраклы гынадыр, бәлки мин ялкаумындыр, тырышмыймдыр.

Саулыгым начарланып, күп табибларда йөрдем, тик берни тапмагач, анализлар әйбәт булгач, аптырап, муллага бардым. Ул бозым суы кергән диде. Нык ябыгып сулдым. Мин моңа ышандым, чөнки ул кыз егетләрне каратыр өчен дә шундый нәрсә белән булыша иде. Әле аралашмыйбыз. Ничек тә сувенирны булса да юк итәсем килә, эчемне пошырып тора. Аңа үз бәхетемне үз кулым белән бирдем. Сезгә сөйләп җиңеллек табыйм, дип яздым. (Муллада өшкеренеп йөрим)".

Бу кызга нинди киңәш бирер идегез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: