+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 апрель 2024, 06:01

"Ирем сеңлем белән хыянәт итте..."

"Сеңлемне куып та чыгара алмыйм. Әти-әнигә ничек аңлатырмын?"

"Ирем сеңлем белән хыянәт итте...""Ирем сеңлем белән хыянәт итте..."
"Ирем сеңлем белән хыянәт итте..."

"Минем өчен бар дөнья җимерелде. Яшисем дә килми хәтта!
Тешем сызлап эштән алдарак кайттым, һәм иремне бертуган сеңлем белән түшәктә тоттым. Җир ярылды минем өчен! Ирем себердә эшли, хәзер ялда. Сеңлем училищеда укый, бездә яши. Тулай торакта ятмасын, дип, үземә алып кайткан идем.
Беренче мәртәбә булды дип икәүләшеп ант бирсәләр дә, ышанмыйм. Хәзер хәтеремә төшә башлады. Сеңлем мунчада чакта ирем кәрләгә чыгып китә дә, озак йөреп керә. Кунаклардан соң мин элек ятып йокласам да, алар икәүләп озак кына кухняда утыра. Җәен икесен генә бик еш минлеккә дә, шомырт җыярга да җибәрдем. Ничек яшәргә хәзер?! Әти белән әнигә бу оятсызлык турында әйтә алмыйм. Йөрәкләре күтәрмәс. Ә сеңлемне куып чыгарсам - ничек аңлатырмын?
Апайлар, зинһар, киңәш бирегез. Миңа – 21, сеңлемә 19 яшь. Ирем миннән олы. Аңа 30 яшь тулды. Балабыз юк әле. Әллә аерылып чыгып китәргәме икән?"

Яп-яшь кыз менә шундый хәлдә калган. Яшьлеге белән әле дөньяны аңлап җиткермәве күренеп тора. Аңа нинди киңәш бирерсез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас