+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 апрель , 13:13

"Ирем кыйнаса, рәхәт булып китә..."

Әни мин кияүгә чыкканда: "Иреңне беркайчан да кул күтәрү дәрәҗәсенә җиткермә, ә кулын күтәрде икән - киемнәреңне дә эзләп тормыйча кач аннан!" - дигән иде. Алтын сүзләр....

"Ирем кыйнаса, рәхәт булып китә..."
"Ирем кыйнаса, рәхәт булып китә..."

"Балачакта әтиемнең әнине сөйрәп йөртеп кыйнаганын күреп үстем. Гел елый идем, әмма куркып, әнине яклаша алмадым. Әни ник түзә икән, дип аптырый идем. Моны мин үзем кияүгә чыккач аңладым.

Ирем яхшы кеше минем. Тыныч холыклы. Әмма мин, ул миңа кулын күтәрсен өчен барысын да эшләдем. Кимсетәм, начар сүзләр әйтәм, чәрелдим, өстенә менеп барам. Ул мине этеп җибәрсә, рәхәт булып китә. Бервакыт нык начар сүзләр әйттем, ул битемә чәпәп җибәрде. Шуннан соң рәхәтләнеп еладым да миңа рәхәт булып калды. Матур яшәп ятабыз да, шул скандалны вакыт-вакыт чыгарып-чыгарып алам. Шунсыз дөньям түгәрәк түгел. Ирем кичә: "Үзең ненормальная булганың җитмәгән, мине дә псих итеп бетердең, аерылышабыз", - дип чыгып китте. Аны ничек туктатырга? Хәлемне ничек аңлатырга? Иремне нык яратам".

Мондый хатын-кызлар, чыннан да, бар бит ул...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: