"Исәнмесез. Бөтен гаиләдә дә бардыр инде мондый галәмәт.
Бозау чалгач, бәрәңге алгач шәһәрдән картәни ягыннан туганнар кайта да төяп-төяп алып китә башлыйлар. Картәни целый бер бот, капчык-капчык бәрәңге төяп җибәрә. Бәрәңге утырта, казый башласаң, печән өя башласаң, берсе дә кайтып булышмый. Как бозау суясың, бәрәңге алып бетерәсең - кайта башлыйлар. Шундый ачу килә, белсәгез.
Әйтеп толк та булмас, минемчә. Кайтып булышып китсәләр дә әачуың килмәс иде алып киткәннәренә. Барысын да үзебез эшлибез бит. Үз көчебез белән эшләнгән эшләр бит болар барысы да. Бармы арагызда безнең кебекләр ? Ничекләр бетерергә мондый нәрсәне?" - дип язган бер укучыбыз.
Киңәш биреп тә булмый кебек. Ә шулай да, ничек ярдәм итәсе?