Минем ирем гомер буе эчте. Кырык ел бергә яшәгәч, асылынып үлде. Ул эчкәндә иремне миннән башка беркем карамады, ә ул асылынгач, туганнары мине гаепләде. Имеш, мин аны шул хәлгә җиткергәнмен.
Иремнән соң мунча, киртә артларыннан капчык-капчык шешә чыгарып түктек. Эреле-ваклы, нинди генә шешәләр юк! Кырык ел буена җыештырмый тормадым инде, җыештырдым. Болары - яшереп эчкәннәре инде. Балаларым ярдәм итеп, иремнән соң өйне тазартып, матурлап куйдым.
Ирем, эчүе генә җитмәгән, күрше урамда яшәүче хатын белән дә йөрде. Кичен бакча артыннан гына шул бичәгә барып, тигәнәккә буялып кайтыр иде. Уйлап карасаң, мин аңа бөтенләй кирәкмәгәнмен. Балаларны үзем генә үстердем, дөнья йөген үзем генә тарттым. Балаларны укытканда дүртәр сыер асрадым. Эштән кайтам да, абзарга чыгып китәм. Аннары шәл бәйләргә утырам, шуны сатып, акча кертәм. Теләгәнемне ашый, кия алмыйча картайдым. Бала-чага булгач, ничек үзеңне уйлыйсың! Киемем һәрвакыт начар булды. Ә күрше хатыннары матур-матур итеп киемнәр ала иде. Алар минем белән бергә йөрергә дә ояла иде кебек.
Хәзер барысы да артта калды. Балалар матур итеп яши, мин пенсиядә, тамагым тук, өстем бөтен. Ә артка борылып карасам, гомерем бер рәхәтлек күрми үткән дә киткән. Бу Интернетка керәм дә, кешеләрнең ничек матур яшәүләрен күреп елыйм, аларның тормышына кызыгам. Тик соң шул! Көзгедән дә таушалып беткән әби карый...
Фото: bashinform.ru