+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
11 апрель 2024, 11:21

"Мин сине күралмыйм! Үлгәнең өчен..."

Чыннан да, ирләр хатыннарының алдарак китүен авыррак кичерә...

"Мин сине күралмыйм! Үлгәнең өчен...""Мин сине күралмыйм! Үлгәнең өчен..."
"Мин сине күралмыйм! Үлгәнең өчен..."

"Хатыным үлгәнгә дүрт ел үтте. Әмма һаман күңел тынычлыгы таба алмыйм.

Без бик матур яшәдек. Аның улын үземнекедәй үстердем. Уртак кызыбыз үзаллы яши хәзер.
Хатыным бик нык авырып, бер ай дигәндә ташлап та китте. Үз аягында йөргәч, ятмагач, үлер дип уйламадым да. Без кешегә күрсәтеп яратышып яшәмәдек. Икебез дә тыныч, басынкы. Әмма ул да, мин дә бер-беребезне яраттык, моны үзебез белә идек.

Хатыным белән танышканда яшь ярымлык улы бар иде, беренче мәхәббәтеннән алданган. Без бу хакта беркайчан да сөйләшмәдек, матур итеп яшәдек тә киттек. Улыбызның әтисе килгәне, сорашканы да булмады.

Хатынымның мине ташлап киткәнен кабул итә алмыйм. Аның мине калдыруына ачуланам, җаным көя, моны хыянәт кебек кабул иттем, гафу итә алмыйм. Алай ярамавын беләм, әмма ярсуым үтми. Җитмәсә, улыбыз бер күрмәгән шул атасы белән хәзер аралаша башлады, аңа да "әти" дип эндәшә. Хәзер кеше булды, укыттык, зурлап туй үткәрдек, фатир алып бирештек. Хәзер әтисе - икенче. Шуңа күрә аңа да "килеп йөрмә", дидем.

Хатыныма ачуланып, аның фотосына карыйм да, барлык үпкәмне сөйлим, тиргим. Үземне шушындый хәлем өчен күралмас хәлгә җиттем. Кайчан хатынның үлемен кабул итеп, тынычлана алырмын икән? Әллә үзем гүргә кергәнче шулай интегәчәкменме?"

Чыннан да, ирләр хатыннарының үзләреннән алдарак китүен авыр кичерә... Бу кешегә дә киңәшләр белән ярдәм итсәк иде...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас