+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 апрель , 16:54

Ришат 430 чакрымны "очып" кайткан

Иии, сабыең тугач кичергән татлы мизгелләр... Андый чакта чакрымнарны чутлыйсыңмыни?

Ришат 430 чакрымны "очып" кайткан
Ришат 430 чакрымны "очып" кайткан

Якташларыбыз Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның әти-әни булулары турында язган идек. Күңелле хәбәрне язасы килеп кенә тора шул!

Кече Төхвәтуллин әтисе үзебезнең Башкортстанда гастрольләрдә булган вакытта дөньяга килгән. Шул шатлыктан, Ришат, төнлә 430 чакрым ара узып, Казанга "очып" кайтып җиткән. Баксаң, Ришат бәбинең кем буласын азакка кадәр белмәгән, алай да кыз көткән икән. Ә монда малай!

Ришатның сеңлесе Айгөл Бәдретдинова төне буе Алия белән бәби янында булган.

«Кичә кичке 11дә Алия янына килгән идем. Менә әле яңа гына өйгә кайтып барам. Бәбине күрдем. Ой, без кичә шундый еладык. Аллаһка мең шөкер. Ришат абый шунда ук кайтып җитте. 430 чакрым ара узды. Миңа калса, очып кайткандыр», – ди ул.

Тәүге фотоларына карасаң, сабый әнисе карынында кара чәчләрен үстереп, әллә үзе дә үсә төшеп, ашыкмыйча гына дөньяга килгән. Килеп җиткәнче ачыгып та беткәнгә охшап тора - әннәсе сөтен чупылдатып та ята. Оҗмах исе килеп торган шушы сабыен кочкан яшь әти-әнине күреп, күңел нәүмизләнә, ир белән хатынның иң бәхетле мизгеле - икең бергә яңа туган сабыеңа бакканы бит. Якты дөньяга туган һәр сабый бәхетле булсын!

Фото: Ришат Төхвәтуллинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: