+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 апрель , 19:45

Тормыш йөген бергә тартсаң җиңел

Бу хаккыйкатьне бриллиант туйларын билгеләгән бәхетле пардан да яхшырак аңлаучы юктыр.

Тормыш йөген бергә тартсаң җиңел
Тормыш йөген бергә тартсаң җиңел
Озак еллар бергә тату гомер иткән парларга сокланмый мөмкин түгел. Әлбәттә, аларның тормышы гел шатлыктан гына тормаган, борчылу-сагышлары да җитәрлек булган. Шуңа карамастан, алар, гаилә учагына сүнәргә ирек бирмичә, ялкын өстәп дөрләтер өчен барлык көчләрен салган. Шундый күркәм парларның берсе – Кырмыскалы районының Югары Төкен авылында яшәүче Мәрьям һәм Салават Кунакбаевларның иңгә-иң куеп дөнья көтүләренә күптән түгел 61 ел тулды.

77 яшьлек Мәрьям Мансур кызы һәм 82 яшьлек Салават Сәйфулла улы, өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле дә гөрләтеп дөнья көтәләр. Бүген алар ике ат, ике сыер, ике башмак һәм бихисап кош-корт асрый. Трактор белән печәнне дә үзләре хәзерли. Әлбәттә, бу эштә аларга улы белән килене һәм оныклары да ярдәм итә.
Әле булса бер-берсенә бетмәс наз һәм сөю тулы күзләр белән багучы Кунакбаевлар гаиләсенең барлыкка килү тарихы белән кызыксындым.
– Урлап алып кайттым мин Мәрьямне. Миңа ул вакытта 22 яшь иде. Тракторда жом, силос ташыйм. Түбән Төкен авылындагы 17 яшьлек чибәр савучы кызны тәү күрүдә үк ошаттым. Кызыбыз әле яшь, дип, әти-әнисе дә, үзе дә риза булмагач, бер кичне фермада дежурда чагымда җигүле ат белән барып, урлап алып кайттым. Аллаһка шөкер, шуннан бирле матур итеп дөнья көтәбез, – дип көлә-көлә сөйли Салават абзый.
– ЗАГСка керергә яшем дә җитмәгән иде әле. Ике ел үткәч, Юлай улыма тугыз ай тулгач кына, калтырап торган иске генә велосипедка икәүләшеп утырдык та, Камышлы авыл Советына барып, никахыбызны теркәп кайттык, – дип дәвам итте Мәрьям апа.
Бөек Ватан сугышы башланып, әтисен яу яланына озаткан чакта 15 көнлек сабый булып кала Салават Кунакбаев. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтканда биш яшьлек улының куанычы эченә сыймый. Дәһшәтле елларның ачлык-ялангачлыгын татып өлгергән малай әтисе алып кайткан ике буханка икмәкне күреп, хәйран кала. Икмәк шундый була икән, дип, бер буханкасын кимерә-кимерә кочаклап йоклап китә сабый. Әтисе белән күрешергә килгән кешеләр икмәк кочаклап йоклап яткан малайны күреп, шатлык һәм сагыш тулы күз яшьләрен тыя алмый.
Сугыштан авыр яраланып кайткан әтисенең, бер-бер артлы туган дүрт сеңлесенең һәм әнисенең олы терәге була Салават абый. 16 яшендә үк тракторчылар курсын тәмамлап, җиң сызганып колхоз эшенә тотынырга мәҗбүр була һәм 42 ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыга.
Килен булып төшкәч, Мәрьям савучы эшен дәвам итә, 35 ел хезмәт стажына ия була.
– Фермада бергә эшләдек. Үзебезгә йорт салып чыкканчы өч ел каенана һәм дүрт каенсеңлем белән бергә яшәдек. Сугыштан соңгы елларда авыр булды. Ачлыкны, авыр заманны күрдек. Балыкка бай булган Кушкар күленә рәхмәтлебез, ачлыктан коткарды, барча халыкны туендырды. Шуңа безнең якта кешеләр ачлыктан үлмәде, – дип искә ала ул авыр елларны Мәрьям апа.
Кунакбаевлар ике балага гомер һәм матур тәрбия биргән. Алар да, әти-әниләренә охшап, эшсөяр булып үсә. Юлай, гаиләсе белән туган авылында төпләнеп, тырышып дөнья көтә. Хатыны Гүзәлия белән биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Киленнәрен бик якын күрә Мәрьям һәм Салават Кунакбаевлар.
Кызлары Минзилә, югары белем алып, байтак еллар Олыкүл урта мәктәбендә физика һәм математика дәресләрен укыта. Улына да лаеклы тәрбия бирә.
Кунакбаевлар үзләренә ике катлы йорт салып кергән. Шулай ук улларына да йорт салырга ярдәм иткәннәр. Әле алар – 6 онык һәм 9 турунның яраткан нәнәй-картәтисе. Олы яшьтә булсалар да, әле һаман ярдәм итешеп яшиләр.
– Балаларга, оныкларга ярдәм итми булмый. Шулар өчен тырышабыз. Гомер буе утынын да үзебез хәзерләдек. Алты ел элек кенә авылга газ килде. Рәхәткә чыктык хәзер, – ди өлкән Кунакбаев.
– Мәчеткә бару гына кыенрак, шулай да биш вакыт намазымны калдырмыйм, үзем белгән догаларны укып, илебезгә тынычлык, халкыбызга иминлек теләп утырам. Сугышлар тәмам­лансын, дөньяда тынычлык урнашсын инде, – дигән теләкләрен җиткерде Мәрьям апа.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ветеран исеменә лаек булган Кунакбаевларга киләчәктә дә якынна­рының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерергә насыйп итсен, дип кенә телисе кала.

Розалия НАЗАРОВА.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: