+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 апрель , 07:35

"Әти булу хәбәрен мунчада ишеттем"

Ришат Төхвәтуллин язылучыларның сорауларына җавап бирде. Җырчы сүзләренчә, алар гаиләсендә баһадир дөньяга килгән.

"Әти булу хәбәрен мунчада ишеттем"
"Әти булу хәбәрен мунчада ишеттем"

Ришат әти булу хәбәрен туган авылында мунча кергән вакытта ишетүен әйтте.

«Мин ул көнне 4 сәгать тикшерү комитетында уздырдым, Алия  белән иркенләп сөйләшү мөмкинлеге булмады. Шуннан авылга кайттым да, мунчага киттем. Бервакыт дустыбыз Илшат абый шалтыратып, миңа улым тууын хәбәр итте. Бу сүзләрне ишетү белән бөтен мунчага «ур-ра» дип кычкырдым. Янымда әтием, абыем, дусларым бар иде. Коендым да, Казанга киттем. 6 сәгатьлек юл узып, төнге сәгать 1дә генә бәби тудыру йортына килеп җиттем», – дигән ул.  
Ришат, чыннан да,  кем туасын алдан белмәгән, әмма малай буласын сизгән икән.

«Малай туасын ахыргача белмәдем. Иң кызыгы, әле миңа әби (Алиянең әнисе) махсус «спектакль» куйды. Минем янда, янәсе ялгыш кына, «кыз була» дип әйтеп җибәрде. Көлештек. Хәтта әби шулай дип әйткәннән соң да, мин барыбер, малай булыр дип уйлаган идем.

Баланы кулга алу белән аңлатып булмаслык хисләр кичердем. Моңа кадәр булган бер генә хискә дә охшамаган иде ул. Машиналы, фатирлы булгач бер сөенәсең. Ә инде менә улың тууны берни белән дә чагыштырып булмый икән. Бу - шундый зур бәхет. Син ул кеше өчен гомер буе җаваплы булачаксың. Син аны лаеклы кеше итеп тә тәрбияләргә тиешсең. Аллаһы тәгаләгә көн дә әти булу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтләр укыйм», – диде җырчы.

Ришат сүзләренә, бәби Алиягә охшаган, соңгысы бәбине түләүле клиникада тапкан. Хатыны ышанычлы табиблар күзәтүендә булганга, Ришат гастрольләргә тынычлап китә алган. Җырчы сүзләренчә, алар гаиләсендә баһадир дөньяга килгән. «Баһадир. 60 см буйда, 3500 кг авырлыкта», - ди ул.

Фото җырчының шәхси архивыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: