+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 апрель , 12:39

"Иремнең читтә баласы барлыгын белдем..."

"Ул бала безнең бала белән урамда уйнап йөри... Бик охшаш үзләре..."

"Иремнең читтә баласы барлыгын белдем..."
"Иремнең читтә баласы барлыгын белдем..."

"Ирем белән биш ел яшәгәч, читтә баласы барлыгын белдем. Үзе әйтмәде. Ул аның белән миңа кадәр очрашып йөргән, ул хатын йөкле булганда ташлашканнар. "Ни өчен әйтмәдең?" дисәм, "Ул бала минеке түгел", ди. Сиңа кадәр булган мөнәсәббәтләргә кысылма, ди.

Безнең улыбызга 4 яшь. Хәзер ул шул малай белән уйный. Минем җаным көя. Җитмәсә, күрше хатыны: "Кара әле ничек охшашлар, бер туганнар диярсең!" - дип әйтте. Моның турында бөтенесе хәбәрдар, мин генә белмәгәнмен, барысы да миннән көләдер кебек тоела...

Ул хатын безгә якын гына яши. Әллә ирем һаман аңа барып йөриме икән? Нишлим хәзер? Гаиләмне бик яратам..."

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: