+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 апрель , 19:00

"Үзем табарга теләгән идем..."

"Табиб «кесарево» турында сүз кузгалту белән, елап җибәрдем..." - дигән Алия.

"Үзем табарга теләгән идем..."
"Үзем табарга теләгән идем..."
Алия Карачурина язылучылары белән элемтәгә чыккан.

«Әкрен генә яңа тормышка ияләшеп киләбез. Бәбигә исем кушмадык әле. Бүген хәзрәт чакыртып, исем кушарбыз дип уйлыйм. Иртәгә, яки берсекөнгә әйтербез.

Бәләкәч дөньяга килгәч, икебезгә дә ошаган исемне сайлап алдык.

Мин балаларны бик яратам. Үз балаңны алардан да ныграк яратасыңмы икән ул дип уйлый идем. Әлеге хисне баланы кулыңа алгач кына кичереп була икән. Бу бәхетне сүзләр белән генә аңлатып булмый», – дип хисләре белән уртаклашкан Алия.

Ул үзенең бәби табу тарихын да сөйләгән. Бу хакта "Интертат" язган.

"Мин бәбине үзем табарга теләгән идем.

Ләкин барысы да ничек язылган, шулай булды. Мин тулысынча табибка ышандым, аның дөрес эшләвен белә идем.

«Кесарево» булачагын белгәч, Ришатка һәм әниемә шалтыраттым. Ришат миңа шунда ук теләктәшлек белдерде, барысы да яхшы булачак диде. Шуннан соң мин тынычландым һәм ситуацияне ничек бар, шулай кабул иттем», – дигән җырчы.

Алиядән: «Малай туганын белгәч Ришатның реакциясе нинди булды?» – дип тә сораганнар.

«Аңа улы туу турындагы хәбәрне миннән алда әйтергә өлгерделәр. Операция төгәлләнү белән мин аңа ватсапта яздым. Ул смсны уку белән, шалтыраттым. Без бер-беребезгә экран аша карап, сүзсез генә еладык», – дип уртаклашкан Алия.
 
Фото: Интертат
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: