+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 апрель , 10:29

"Зинһар, иреңне килеп ал миннән!"

"Кара үзеңне! Симергән сыер бит син!" - дип, ирем ташлап чыгып киткән иде...

"Зинһар, иреңне килеп ал миннән!"
"Зинһар, иреңне килеп ал миннән!"

"Ирем белән 20 ел бергә яшәүне билгеләргә җыенганда аның сөяркәсе барлыгын белдем. Кесә телефонын өстәлгә махсус салып чыгып киткән, аңа бер-бер артлы смслар килә башлады. Мәңге иремнең телефонына тотынганым булмады. Әмма фотолар килүен аңлап, кызыбыз җибәрәме икән, дип уйладым. Кызыбыз Питерда укый, бик сагындыра, шулай фото, видеоларын карап кына тынычланып йөрим. Телефонны алып ачып җибәрсәм, анда бер яшь хатынның фотолары! Тәүдә халатта, аннары халатын ычкындырган, күкрәкчә белән трусикта, аннан аларын да салган... Тьфу, оятсыз! Таныдым үзен, шәһәребез кечкенә бит. Әлбәттә, ул миннән ун яшь чамасы яшьрәк. Бер баласы бар, аерылган. Матур хатын, бик матур. Көзгегә карадым, таушалган, симергән, өстемдә ничәмә еллар кигән халат...

Ирем килеп керде. Телефонын тотып, түгелеп елап утырганымны күреп, барысын да аңлады. “Үзең гаепле! Белгәнең ашарга пешерү дә, өй җыештыру! Кайчан синең белән нормально бергә ятып йоклаганбыз бар? Башың авырта, я алҗыган буласың! Ә ир кешегә хатын кирәк, матур хатын! Ә син симергән сыер кебек! Синең белән бергә ятасы да килми", - дип, үземне әрләп ташлады. Шунда иремнең күптән минем белән урын-җир уртаклашканы булмаганы хәтергә төште. Менә нидә икән эш? Мин – яман, сөяркә – матур. Чыгып китте.

Ике айдан шалтыратып, кире кабул итүемне ялынды. Мин куркып киттем, бу кайтып кермәсен! "Юк-юк", - дип, телефонны сүндереп куйдым. Бер айдан миңа моның сөяркәсе килгән. “Зинһар, кире кабул ит иреңне! Мин аның белән яши алмыйм. Чыгып кит, дип кусам, син үзең мине хатын белән аердың, хәзер ул мине гафу итми, мин кая барырга тиеш, ди. Туктаусыз талашабыз. Юк, мин ир белән яши алмыйм, ди бу.

Көлдем дә, минем биттән мәсхәрә итеп йөргәндә яхшы гына иде бит, дип куып чыгардым. Ирне бит мин бала кебек тәрбияләп яшәтеп өйрәткән идем. Хәзер ир кайтып кермәсен, дип куркып йөрим. Чөнки рәхәтлекнең чигенә җиттем. Кызыма Питерга барып, рәхәтләнеп, иң матур җирләрдә йөрдек. Иргә һәрвакыт итле-камырлы аш-су пешерә идем, хәзер үзем яраткан яшелчә, җимеш кенә ашап, җиңеләеп киттем. Очып йөрим. Барысы да яшәреп, матураеп киттең, ди. Ирсез яшәве ничек рәхәт икән! Шулай да күңел өчен генә, онытканда бер очрашырга, берәр ир белән танышасым килә. Чөнки күз атучылар да күп хәзер. Савыт-саба юып, ашарга әзерләп, ирне тәрбияләп, үземне бетергәнмен икән. Хәзер яшәп туя алмыйым. Күзләрем ачылды. Көн дә көзгедән матур хатын карый миңа. Ә иремнең сөяркәсен кызганам. Урамда күргән идем, картаеп таушалып киткән".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: