+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 апрель , 19:55

Бәбигә исем кушканнар

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар улларына исем кушкан.  

Бәбигә исем кушканнар
Бәбигә исем кушканнар

Сабый Ураза бәйрәмендә тугач, күпләр Рамазан булыр дип юрган иде дә. Алай булмаган әле. 

Улларына әти-әнисе Алим (Галим) исемен сайлаган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Исемне Рамил хәзрәт Юныс кушкан. «Бүген Ришат Төхвәтуллинның улына исем куштым. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны һәм аның тормыш иптәше Алияне беренче балалары тууы белән котлыйм. Гаиләсенә һәм балага сәламәтлек, югары сыйфатлар, Аллаһка сыенуын һәм әти-әниләрен хөрмәтләвен телим!» – дип язган хәзрәт социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Алим, Галим - гарәп теленнән кергән ир-ат исеме. Тәрҗемәдә ул «бар нәрсәне белүче», «белемле», «галим» дигәнне аңлата», - дигән Ришат Төхвәтуллин.

Бик яхшы. Котлыйбыз!

Фото: Рамил Юнысның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: