+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 апрель , 10:17

"Балаларыгызга фатиха бирегез, зинһар!.."

Бу хатны бала тәрбияләүче ата-аналар игътибарына тәкъдим итәбез.

"Балаларыгызга фатиха бирегез, зинһар!.."
"Балаларыгызга фатиха бирегез, зинһар!.."

"Чыгышлары белән безнең районнан, хәзер инде берничә дистә ел башкалада яшәгән ике гаиләнең язмышы турында язасым килә. Якташлар бертугандай булып яшәде. Мин дә Уфага юл төшкәндә аларда туктала идем. Бер-берсе өчен өзелеп торган, һәр бәйрәмне генә түгел, ялны да бергә үткәргән кардәшләрем белән сокландым.

Гаиләләр тыгыз аралашкач, аларның балалары да бер-берсенә нык якын иде. Ике яшь аерма булган егет һәм кыз элек туганнардай булса, яшьлек чорына җиткәч, ике арада мәхәббәт кабынды. Тик нигәдер әти-әниләре моңа каршы төште. Ике якның да. Егетнең әнисе улына кәләш итеп бер бай ахирәтенең кызын күзләп куйган булган икән. Хатын бу хакта әйткәч, кызның әти-әнисе бик нык ачуланып, кызларына егеткә якын да килмәскә куша. Бертуган булып яшәгән гаиләләр кан дошманга әйләнде дә куйды.

Шулай да яшьләр мәхәббәткә тугры калды. Укып бетереп, эшкә урнашкач, бергә яши башладылар. Ике якның да әти-әнисе балаларын моның өчен гафу итмәде. Яшьләр акча җыеп, туй үткәрергә була. Чөнки ак туй күлмәге, балдаклар, матур бәйрәм мәҗлесе турында хыяллана алар. Әти-әниләре туйга килмәде... Аның каравы, ике көннән балаларны бергә җирләде. Ярый әле буштан чыккан дошманлыклары бер-берсен яраткан яшь йөрәкне бер кабергә салырга комачауламады. Яшьләр көтмәгәндә авариягә тарып һәлак булды. Күрәсең, ата-ананың фатыйхасы бирелмәве аларга бу дөньяда тыныч яшәргә бирмәгәндер. Шулай, ике гаилә дә бердәнбер кадерле баласын югалтты".

Бу хатны балаларына һәрвакыт яшәргә комачаулаган ата-аналар укысын иде. Без - Аллаһтан узып, берни дә эшли алмыйбыз. Никах сәгате җитә икән, баланы янда тотып булмый. Уйланырга урын бар...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: