"Без гаиләдә алты бала үстек. Иң өлкәне - абыем, аннары - апалар, иң кечесе - мин. Гади, эш гаиләсе. Әти-әни безне матур итеп тәрбияләргә тырышты. Хәзер барыбызның да үз гаиләсе бар.
Хатыным белән биш ел яшәгәч, ул кинәт үзгәреп китте. Дүрт яшьлек кенә кызыбызны күрше-тирәгә калдырып, таңда гына кайткан чаклары булгалаган. Мин бер атна эшлим, бер атна ял итәм. Шуннан коточкыч хәбәрне җиңгәм җиткерде. Абый минем хатын белән йөри икән. Ышанмаган идем, тик дөрес булып чыкты.
Абыемны машинасы янына салып тукмадым. Ә ул: “Миңа синең куркыныч бичәң кирәкми! Мин синнән үч алдым. Бала чактан барысы да сиңа булды: матур уенчыклар да, яхшы киемнәр да, бәлеш төбе дә. Хәтта картәнинең фатирын да тигез итеп бүлмәделәр, сиңа бирделәр. Шулай була ул! Кемдер синең барлык нәрсәңне тартып алса, нишләр идең?! Рәхәтме сиңа?!" - диде.
Аптырадым. Аның мине шулкадәр күралмавы турында мәңге уйламас идем. Хатынны аерырга булдым. Тәүдә ул, абыең үзе белән алып китәр, дип, исе дә китми йөрде. Хәзер абыйның аны шулай кулланганын аңлагач, миңа көн-төн ялына. Ә минем аңа карасым да килми, җирәнәм аннан. Абыемнан да".
Ниләр генә юк бу дөньяда...