+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
24 апрель , 20:10

"Эх, сине, әти..."

"Мин беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын!"

"Эх, сине, әти..."
"Эх, сине, әти..."

"Әни бүген төне буе йокламады. Әти исереп кайтты. Сирәк була андый көннәре. Сирәк эчсә дә, әти андый көннәрдә бик берәгәйле кылана. Күрсәтә ул күрмәгәнне. Юаштан юан чыга диләрме әле? Аек чагында келәшчә белән тартсаң да, бер сүз чыкмый әтинең авызыннан. Ризалыгын да баш кагып әйтә, гадәттә. Әни белән мәңге дә бәхәсләшеп тормый инде. Күршеләр белән бөтенләй сүз куертмый. "Бер елга 20 сүз әйтәме икән", - дип гаҗәпләнәләр. Әйтә! Исерсә. Бәгыреңне кисеп ала. Ел буе әрни йөрәк. Ерак туганнар бит әтинең нинди икәнлеген белми. Мактый башласалар, әни: "Менә яшәп карагыз", - дип сүзне бетерә. Чынлап та шулай. Әтинең кемлеген һәм ниндилеген әни белән миннән башка беркем белми.
Кичә әти кешедән яман сүз ишеткән. Әни түгел, мин үпкәләдем, хәтта. Имеш, әни күрше абый белән район үзәгенә барган. Әйе, барды. Гомере буе берәр җиргә барасы булса, күрше Искәндәр абыйга ялынабыз. Мине киендерәсе бармы, йортка берәр нәрсә кирәкме, әнинең йомышы төшәме, барырга кирәк. Искәндәр абыйдан кала берәү дә тыңламый. Ул да инде күрше хакы дип кенә йөри. Бензинга акча биргәч тә алмый. Әни кыенсына. Ике күрше бик тату яшибез, әни белән Искәндәр абый арасында нинди гыйшык җиле иссен инде. Әти кино караганмени, читтән карап торган кебек, әллә ниләр сөйләде. Мин аңламадым да кайсын. Гомердә колак ишетмәгән сүзләр сөйләде бит. "Искәндәрдән бала тапсаң, башыңны балта белән чабам"- диде дә, әти гөрселдәп идәнгә сеңде дә. "Аллаһыга мең шөкер, шайтаны хәлдән тайды", - диде әни. Әти идәндә йоклады. Әни, гадәттә, әтине күтәреп, я өстерәп диярлек урынга сала иде, бу юлы кагылмады да. Урындыкка кадакланган сыман төн чыкты. Үзен бик бәхетсез санагандыр инде әни. Кимсетү бит инде бу. Мин егетләр белән йөрмәскә үземә сүз бирдем. Кирәкми миңа әти кебек ир, кирәкми".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: