+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
24 апрель , 19:24

"Ике бала ике почмакта елап калды"

"Әтиләре чибәр хатын тапкан икән..."

"Ике бала ике почмакта елап калды"
"Ике бала ике почмакта елап калды"

Ишекне "шарт" ябып чыгып китте. Еламадым, аптыраштан, ышанмый утырып калдым. Ике балабыз ике почмакта елады. Еларлык иде шул. Чөнки барысын да аңлыйлар иде. Берсенә – 10, икенчесенә - 12 яшь. Өйне, җиһазлар сатып алырга дип алынган кредитлар да минем исемдә. "Сиңа йорт кала бит", - дип чыкты да китте. Мин "әйе" дигән булдым. Әй, юләр! Ул өйне алу өчен үлгән картәнинең фатирын да саттым бит. Калганына кредит алдым. Үз исемемә алдым һәм үзем генә түлим. Шуны дә әйтә алмаганмын.

Чибәр бичәгә чыгып китте. Аларның урам буйлап үткәнен күрсәм, өч көн туктамый елар идем. Ә балалар белән ипигә бер сумлык акчаларны санап утырган чаклар күп булды бит. Аларны кешедән ким итмим дип эшләүләр!

Ун ел үткәч шарт ябып чыгып киткән ишеген сак кына кагып килеп керде. "Синең белән яшисем килә", - ди. Таушалган, картайган. Күзләре тукмалган этнеке кебек карый. Балалар үзаллы хәзер, миңа ярдәм итәләр. Ә аталары бер тиен алимент түләмәде. “Йорт калды бит!" - дип кычкырды мин акчасыз интегеп акча сораганда. Бүген килгән. Ун ел үткәч. Чибәр бичәсе барысын тартып алып, куып чыгаргач, миңа килгән. "Балаларымны яратам, сине яратам, керт", - ди.
Соңладың шул, Дамир! Ун елга соңладың!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: