"Мин күптән егетем белән очрашам. Быел - ул, икенче ел мин вузны тәмамлыйбыз. Ул - Уфа егете. Ике ел элек аны әни-әти белән таныштырдым. Безгә килеп йөри. Мин Уфада тулай торакта исәпләнсәм дә, егетемнең фатирында, аның бүлмәсендә күбрәк яшим. Әти-әнисе яхшы кабул итә, мине яраталар. Быел кышкы каникулда егетем безгә килде. Артык әйбер күрсәтү юк. Ул аерым бүлмәдә йоклый. Әниләр чыгып киткән дип уйлап, эчке күлмәктән генә аның янына кердем. Шул чак әниләр кайтып керде. Әни егетем алдында мине соңгы сүзләр белән әрләде.
Без егетем белән барыбер өйләнешәчәкбез. Ник мине алай кимсетергә? Егетемнең фатирында без иркен яшибез? Әти-әнисе моны нормаль кабул итә бит. Ә минем әни алардан яшьрәк, әмма шундый гауга куптара? Нык авыр миңа. Бәлки, әниләргә бөтенләй кайтмаска һәм алар белән аралашмаскадыр?"
Бу кызга нинди киңәш бирер идегез?