“Дәү әни сабаклары” бәйгесе гаилә институтын ныгыту, республикабызның актив гаиләләрен ачыклау, гаилә кыйммәтләрен, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау кебек изге максатларны күз уңында тотып оештырыла.
Исеменән үк күренүенчә, бәйгедә катнашу өчен 9 яшькәчә балалар һәм аларның дәү әниләре чакырыла. Конкурсантлар “ Безнең гаиләнең яраткан ризыгы”, “Гаилә альбомы”, “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әбиләр”, “Гаилә ансамбле”, “Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары” кебек номинацияләрдә ярышачак.
Конкурс ике этапта оештырыла. Анда катнашу өчен заявканы һәм бергәләп чыгыш ясаган видеоязманы kongresstatarrb@gmail.com
электорн почтасына җибәрергә.
Конкурсның онлайн-этабында җиңүчеләр икенче турга чыга.
Финал Халыкара гаилә көне уңаеннан 17 майда Чишмә районының Келәш авыл мәдәният йортында үткәреләчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-317-97-52.