+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 Май , 15:20

Менә бүләк, ичмасам!

Айдар Галимовның кызы Айгизә әнисе Зиләнең туган көненә шаккаткыч бүләк ясаган.

Менә бүләк, ичмасам!
Менә бүләк, ичмасам!

Ул әнисе турында бик җылы сүзләр язган:

«Әни булу - ул бик катлаулы эш. Әмма син аны булдырдың… Мин университетны укып бетермичә киткәч, ничек кәефең кырылганын хәтерлисеңме? Мин сине аңлыйм. Мин югары белем ала алмагач, сезнең кәефегезне кыра торган берни дә эшләмәячәкмен, дип уйладым. Мин моны эшли алдым. Һәм мин синең хыялыңны тормышка ашырам», дип язган ул һәм әнисенә казах җырчысы Димаш Кудайбергенның Истанбулдагы концертына билет биргән. «Без икәү барабыз», – ди Айгизә.

Зилә ханым, бүләкне күргәч, шатлыгыннан хәтта бер сүгенү сүзе дә әйтеп җибәрә. "Бу минем гомерлек хыялым иде", - ди ул.

Халык, аны аңлап, елмаеп кабул иткән. «Айдар Ганиевичны да алыгыз!», – дип язучылар да бар.

 

Фото: Интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: