+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 Май , 11:54

"Ирне куып чыгардым"

"Киемнәрен үтүкләп сумкасына төядем..."

"Ирне куып чыгардым"
"Ирне куып чыгардым"

"Бер кызык языйм әле. Ирем белән өйләнешеп 5 ел яшәгәч, ирем эштән соң кайта башлады, кайчакта аракы исе килә аннан, телефонын да сүндергәли. Җан көя башлады, бер эштән кайтуына киемнәрен матур итеп үтүкләдем, тигез генә итеп сумкага тутырдым. Кәгазьгә безгә ай саен никадәр акча кирәклеген яздым: ипотека, квартплата, садик чыгымнары, баланың түгәрәкләре, дәресләре, ай саен балага никадәр акча китәчәген, үземнең юл чыгымнарын, тиененә кадәр яздым. Тагын иртән баланы бакчага алып барырга, дигән пункт бар иде. Аена якынча 50 мең сум чыкты.
Бу эштән кайтып керде дә аптырады, иң ныгы киемнәренең шулай үтекләнүе гаҗәпләндерде аны. Аңлаттым, шакшы бичәдән киткән дип әйтмәсеннәр, дидем.
"Әгәр безнең белән яшисең килми икән, чыгып кит, рәхәтләнеп эч, ял ит, без бала белән сиңа комачауламаячакбыз",- дидем.
Чыгып китте бу сумкасын күтәреп. Подъезд төбендә 1 сәгать тәмәке тартып утырды машинасында. Шуннан кире керде, елап беткән, "мин сезсез яши алмыйм", - ди.
Аллага шөкер, шуннан соң эштән турыга кайта, эчүен ташлады".

Менә шулай да була ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: