"Исәнмесез! Кичә, балалар сорагач, йомырка буяган идем, шуны күреп, кайнана миемне черетте, бүген дә әле шуны сөйли. "Менә син шундый, безнең динне хөрмәт итмичә, теләсә ни эшлисең", - дип үзәккә үтте. Булды сәбәп мине чәйнәргә. Йомырка буяуның ни гаебе бар инде аның?"
Дуслар, православие динендәгеләрнең күптән түгел Пасха бәйрәмнәре булды. Сез аңа ничек карыйсыз? Балаларны башка диннәрне дә хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерү начар түгел бит. Әллә иң тәүге чиратта үз динебезне хөрмәт итәргә өйрәтикме? Сездән җаваплар көтәбез!
Фото: bashinform.ru