+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 Май 2024, 05:05

Зәйнетдиновларның бәхет сере

Аның нидә булуын бу ишле һәм фидакарь гаилә әгъзалары яхшы белә.

Зәйнетдиновларның бәхет сереЗәйнетдиновларның бәхет сере
Зәйнетдиновларның бәхет сере
Билгеле булуынча, 2024 ел Русия Президенты тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Бу — бик мөһим һәм урынлы карар, чөнки гаилә – тормышыбыз нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык һәм тату дигән сүз. Әлбәттә, ныклы һәм бәхетле гаилә кору һәрвакыт актуаль булды һәм булып калачак. Философлар, социолог­лар, психолог­лар, генетиклар һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре уңышлы, үзләренең тамырларын белүче, Ватанын сөюче шәхесләр үскән бәхетле гаилә рецептларын эзләү белән мәшгуль. Ләкин җәмгыятебезнең идеаль ячейкасын булдыру сере әле булса ачылмаган, чөнки һәрбер гаилә үзенчә бәхетле. Шулай да бәхетле гаиләләрне күзәтүдән шуны ачыкларга була: тату яшәүнең сере гади генә: гаиләдә иң мөһиме — тәртип һәм бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Гаилә бәхете әнә шул гади генә төшенчәләргә нигезләнә.
Шунысы куанычлы: безнең Башкортстаныбызда да күпбалалы, ныклы һәм бәхетле гаиләләр бихисап. Шуларның берсе — Салават районыннан Зәйнетдиновлар гаиләсе турында гәзит укучыларга да бәян итәсе килә. Рабига Шакир кызы һәм Әхмәт Каюм улы вакыйгаларга бай тормыш юлы үткәннәр, Салават районында берничә буынга, шул исәптән үзләренең 5 баласына, 13 оныгына һәм 18 турунына лаеклы тәрбия биргәннәр.
2022 елда Энгель һәм Марис Зәйнетдиновлар үзләренең әти-әнисенә һәм гаиләнең башка әгъзаларына багышланган китап чыгарды. Ул, минемчә, яшь буынны тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләре белән кызыксынучы һәм үз гаиләсе турында сөйлисе килгән бик күпләргә файдалы булыр иде. Әлеге мәкаләм дә шул китапка һәм Зәйнетдиновлар балаларының истәлекләренә нигезләнеп әзерләнде.


Уртак максат берләштерә

Үзләре исән чакта өлкән Зәйнетдиновлар балалары һәм оныклары өчен истәлек булсын дип автобиографияләрен яза. Аларның язмышы, шул чордагы башка кешеләрнеке кебек, бик охшаш: икесе дә бик иртә әтисез калып, Уфадан ерак урнашкан кечкенә авылларда крестьян хезмәтенең ачысын-төчесен үз иңнәрендә татып үсә.
Белемгә омтылышлары һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булу теләге аларны Уфа шәһәрендәге югары уку йортлары каршындагы эшчеләр факультетларына алып килә. Аннары педагогия институтларында читтән торып уку белән бер үк вакытта Салават районында наданлыкны бетерү һәм халыкны мәгъри­фәтле итү өчен мәктәпләрдә эшлиләр. Максатлары да бер: укытучы булу һәм балаларга белем бирү. Шулай ук, аларны сәнгатькә сөю дә бер­ләштерә: Рабига Шакир кызы моңлы тавышка ия булса, Әхмәт Каюм улы оста итеп мандолинада уйный.
Рабига Шакир кызы 1917 елның сентяб­рендә Кырмыскалы районының Бозаяз авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Алты баланың атасы аклар кулыннан һәлак була. Кыз Бозаяз башлангыч мәктәбен тәмамлау белән 14 яшендә Шәрип­кул башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, берьюлы үзе дә җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1933 елда Уфадагы медицина курсларына укырга керә, ә аны тәмамлаганнан соң, 1936 елда Халык мәга­рифе комиссариаты юлламасы буенча Салават районының Тирмән җидееллык мәк­тәбенә урыс теле укытучысы итеп җибәрелә.
Әхмәт Каюм улы 1913 елның декабрендә Салават районының Лаклы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе гомере буе байларга эшли, 1917 елда Беренче бөтен­дөнья сугышында һәлак була. Егет 1928 елда — Крестьян яшьләре, 1933 елда Лаклы җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1930 елдан – ВЛКСМ әгъзасы, мәктәптә өлгерешлек комиссиясе рәисе һәм комсомол оешмасы секретаре булып сайлана. 1929 елда тәүгеләрдән булып колхозга керә. 1933-34 елларда совхозда хисапчы булып, ә кичләрен шул ук хуҗалык эшчеләре укыган мәктәптә эшли. 1934-35 елларда Уфа педагогия институтының эшчеләр факультетында белем ала, аны уңышлы тәмамлау белән шушы уку йортының студенты булып китә.
Ләкин сәламәтлеге какшау, матди хәле авыр булу һәм әнисенә ярдәм таләп ителүе сәбәпле, читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1936 елда туган районына кайта һәм ике ел Тирмән җидееллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1938 елның августында Аркавыл мәктәбе директоры һәм тарих укытучысы итеп тәгаенләнә. Шулай итеп, 25 яше дә тулып өлгермәгән егет райондагы иң зур мәктәпнең директоры булып китә, үзенең иңнәренә зур җаваплылык йөкли.
1937 елның февралендә Әхмәт Каюм улы һәм Рабига Шакир кызы өйләнешәләр. Туйны тыйнак кына үткәрәләр. Кызганычка каршы, кечкенә авылда аларның тормышындагы бу мөһим вакыйганы киләсе буыннар өчен чагылдыру өчен фотограф та, фотоаппарат та булмый. Тормышларына ямь өстәп, биш бала: 1937 елда – Энгель, 1939 елда – Имбер, 1940 елда – Рәмилә, 1948 елда – Марис, 1958 елда Альмира дөньяга килә.

Авырлыкларга баш имичә

Әхмәт Каюм улының барлык гомере мәгариф өлкәсе белән бәйле. Аның гомум хезмәт стажы – 42 ел, 23 ел ул Аркавыл һәм Каратаулы урта мәктәпләре директоры һәм район мәгариф бүлеге мөдире вазыйфаларында эшли. Педагогик эшчәнлегендәге өзеклелек Бөек Ватан сугышы белән бәйле – ул 1942 елның гыйнварында үз теләге белән фронтка китә. Кызыл Армия составында артиллерия расчеты командиры булып, төрле фронтларда катнашырга туры килә. Сугыш тәмамланганчы Әхмәт Зәйнетдиновның хезмәте 603нче (соңыннан — 233нче) гвардия артиллерия полкы белән бәйле була. Ул Сталинград, Курск дугасы сугышларында, Полтава, Кировоград, Кременчуг, Сандомир (Польша) шәһәрләрен азат итүдә, Дрезденны яулауда катнаша. “Сорокопятка” дип аталган легендар пушкасы белән ярты Европаны үтеп, Прагага кадәр барып җитә һәм 1945 елда Җиңү парадында катнаша.
Сугыш Әхмәт Каюм улының тәнендә байтак эзләр калдыра: өч тапкыр яралана, бер тапкыр контузия ала. 1945 елның ноябрендә генә туган ягына әйләнеп кайта. Яуларда күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары һәм ун медаль белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Әхмәт Каюм улы илебез һәм республиканың Сугыш ветераннары советы эшендә актив катнаша. Бу эшкә ул үзенең улларын да җәлеп итә, Энгель, Имбер һәм Марис әтиләре исән чакта ук Сталинградта, Полтавада һәм Уфа шәһәрендә узган дивизия ветераннары белән очрашуларда катнашалар. Энгель Әхмәт улы Фәнил Кодакаев белән берлектә 2015 елда Бөек Ватан сугышы елларында дивизиянең хәрби юлы турында “95-я гвардейская” дигән китап нәшер итәләр. Ул әтисенең сугышчан юллары буйлап йөреп чыга, 95нче гвардия дивизиясенең Ветераннар советы әгъзасы булып тора. Уфа, Сталинград, Прохоровка, Белгород һәм Курск шәһәрләренең Хәрби дан музейлары өчен материаллар әзерләүдә катнаша.
Авыр сугыш елларында мәктәпләрдә хатын-кызлар гына хезмәт сала. Ире фронтка киткәч, Рабига Шакир кызы 1945 елның ноябренә кадәр Аркавыл мәктәбенә җитәк­челек итә. Төп эшләреннән тыш, халык арасында тәрбияви-аңлату эшләре алып барырга, фронтовикларга посылкалар һәм хатлар җибәрү, һәлак булган һәм яраланып кайткан яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек төрле эшләрне оештырырга туры килә. Шул ук вакытта мәктәп интернатында төрле авыллардан килеп укучы балаларның тормыш-көнкүрешен дә хәстәрләргә кирәк. Сугыш елларында Аркавылда Балалар йорты да урнашкан була, анда тәрбияләнүчеләр дә әлеге авыл мәктәбендә белем ала. Болардан тыш, Рабига Шакир кызы үзенең дә өч баласы, өлкән яшьтәге әнисе һәм каенанасы турында да хәстәрлек күрә. Сугыш елларында ул Аркавыл авыл Советы партия ячейкасының секретаре итеп тә сайлана.
Фронттан кайткан ире аны директор вазыйфасында алмаштыра. Бу елларда мәктәп хуҗалыгын тәртипкә китерү, матди һәм методик базаны ныгыту буенча зур эш башкарыла. 1949-50 уку елында Аркавыл мәктәбендә 304 бала белем ала, 23 укытучы эшли. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә бик күп.
1951 елда Зәйнетдиновлар гаиләсе район үзәгенә күченә, ләкин авылдашлары һәм Аркавыл мәктәбен тәмамлаучылар белән элемтәне өзмиләр. Малаязда алар 1976 елга кадәр яши. Бу елларда алар Каратаулы (соңыннан Малаяз) урта мәктәбендә хезмәт салалар. Әхмәт Каюм улы, мәктәп директоры вазыйфасында эшләп, уку йортының матди базасын ныгытуга, тату һәм эшсөяр коллектив туплауга зур көч сала. Мәктәп уку әсбаплары белән тулылана, физика, химия кабинетлары барлыкка килә. Бу елларда белем бирү сыйфаты да күпкә арта – мәктәпне тәмамлаучылар республика һәм илебезнең абруйлы уку йортларына керә башлый.
Әхмәт Каюм улын районның халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп тәгаенләгәч, бурычлар һәм хәстәрлекләр арта гына, чөнки гомуми белем бирү дәрәҗәсен күтәрергә һәм райондагы барлык мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытырга кирәк була. Укытучы­лар­ның белемен камилләш­терүгә, аеруча яшь белгеч­ләрнең социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә. Әлбәттә, районның партия комитеты әгъзасы һәм район Советы депутаты буларак та, иҗтимагый эшчәнлек даирәсе күпкә киңәя.
Районның халык мәгарифе бүлегендә эшләгәндә дә Әхмәт Каюм улы туган мәктәбе белән элемтәне өзми, даими рәвештә андагы хәлләр, укучыларның язмышы белән кызыксынып тора. Хатыны да, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, шунда эшләвен дәвам итә.
1963 елда Әхмәт Каюм улы Малаяз мәктәбенә җитәкчелек итү дилбегәсен янә үз кулларына ала. Ул тарих һәм җәмгыять белеме укутучысы булып 1976 елга кадәр, хаклы ялга чыкканчы эшли.

Рәхмәт белән искә алалар

Рабига Шакир кызы һәм Әхмәт Каюм улы Зәйнетдиновларны укучылары, күршеләре, авылдашлары мактап кына телгә ала. Аларның күбесенең фикерләре әлеге китапта да урын алган. Шулай, күршеләре, БАССРның атказанган агрономы Рамил Рьянов менә нәрсә ди: “Алар бик тату, бер-берсен үзара хөрмәт итеп яшәде. Балалары да тәртипле, башкаларга карата ихтирамлы булып үсте. Монда алар белән бергә яшәгән Әхмәт Каюм улының әнисе Бибинур апаның роле дә зур булгандыр. Алар — эшсөяр кешеләр, балаларын һәм оныкларын да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр.
Әхмәт Каюм улы бик белемле, югары мәдәниятле һәм ачык кеше иде. Кемгәдер тавыш күтәргәнен бөтенләй хәтерләмим. Кешеләр белән аралашкада бик гади булды. Безнең дуслык, гаиләләребез Уфа шәһәренә күченгәнче, 20 ел дәвам итте”.
Рабига Шакир кызын да укучылары рәхмәт сүзләре белән генә телгә ала. Шуларның берсе – БЭТО җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары, БАССРның Югары Советы депутаты, Франгиль Гыйбатов: “…Ул миңа урыс теленнән төпле белем бирде. 5нче сыйныфка килгәндә мин бер генә урыс сүзе дә белми идем. Рабига апа миңа көн саен берәр шигырь ятларга куша иде. Икенче көнне дәрестә тикшерә һәм “өчлелек” кенә бәһали иде. Мин дәресләрдән соң тагын да тыңлап каравын үтенә идем, һәм инде нәтиҗәсе — “дүртле”лек. Шулай итеп, Рабига апа урыс сүзләрен миннән дөрес әйттерүгә иреште, телгә сөю тәрбияләде. БАССРның Югары Советы депутаты, Радиоэлектрика сәнәгате хезмәткәрләренең профсоюзы өлкә комитеты рәисе буларак, миңа еш кына чыгыш ясарга туры килде. Һәм мин һәрвакыт үземнең урыс теле укытучысын зур рәхмәтләр белән искә төшердем”.

Оясында ни күрсә...

Рабига һәм Әхмәт Зәйнетдиновлар озын һәм бәхетле гомер кичергән, биш бала тәрбияләп үстергән. Аларның барысы да югары белемле: өчесе (Марис, Рәмилә һәм Альмира), әти-әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Зәйнетдиновларның гомум педагогик стажы 200 елга якын. Энгель Әхмәт улы – икътисад фәннәре кандидаты, БАССРның атказанган икътисадчысы, дүрт дистә елга якын “Башнефть” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары вазыйфасын биләгән. Имбер – БАССРның атказанган төзүчесе, “Башнефтезаводстрой” тресты управляющие урынбасары вазыйфасында эшләгән. Марис – педагогия фәннәре кандидаты, Русия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Уфа дәүләт нефть-техник университеты кафедрасы мөдире.
Зәйнетдиновлар нәселенең күркәм йолаларын аларның оныклары һәм туруннары лаеклы дәвам итә. Әти-әниләре балаларына һәм оныкларына да спортка сөю тәрбияли алган – араларында спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар да бар.

Хезмәткә күрә хөрмәт

Педагогия өлкәсендәге казанышлары һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Әхмәт Каюм улы “БАССРның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале, “КПССка — 50 ел” һәм башка бүләкләр иясе.
Рабига Шакир кызы да СССРның байтак дәүләт бүләкләре, шул исәптән “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен”, “Хезмәттә фидакарьлек өчен”, “Ана даны” медальләре, РСФСРның Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Рабига һәм Әхмәт Зәйнетдиновларга, шул чордагы башка кешеләр кебек, илебездәге сугыш, коллективлаштыру, индустриаль­ләштерү, сәяси репрессияләр, Бөек Ватан сугышыннан соң халык хуҗалыгын тергезү, Советлар Союзының таркалуы, базар мөнәсәбәтләренә күчү кебек күптөрле авыр чорларны кичерергә туры килә. Ләкин алар һәрвакыт үз-үзләрен аямый хезмәт итә, Салават районында мәгарифне үстерүгә зур өлеш кертә, үзләре дә барлык яклап үрнәк булып, меңләгән балага олы тормыш юлына юллама бирә.
Үзләренең тырыш хезмәте белән олы хөрмәт яулый Зәйнетдиновлар. Бүген дә аларны берничә буын укучылары бары тик мактау сүзләре һәм олы ихтирам белән телгә ала. Тормышларында авырлыклар, төрле сынаулар күп булуына карамастан, үзләренең балалары өчен дә барлык яклап үрнәк булып, аларны ихлас ярату, даими хәстәрлек һәм игътибарга чорнап үстерәләр. Һәм гомерләре буе балаларына салган изгелек орлык­ларының яхшы шытым бирүенә, аларның җәмгыятебезнең лаеклы шәхесләре булуына сөенеп яшиләр.
2007 елда Зәйнетдиновлар гаилә тор­мышының 70 еллыгын билгели. Һәм якты дөньядан да бер-бер артлы китеп баралар: 2008 елда 95 яшендә авыр чир Әхмәт Каюм улын алып китсә, Рабига Шакир кызы бер елдан соң 92 яшендә вафат була.
Әхмәт Каюм улы һәм Рабига Шакир кызының тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Үзләренең тырышлыгы, эшсөярлеге, ихтыяр көче, үз эшләрен бирелеп башкаруы белән төпкел авыллардагы гади крестьян балалары белем алып, тормышта үз урыннарын табып, югары уңышларга ирешәләр һәм илебезнең абруйлы шәхесләре булып, намуслы хезмәтләре өчен ихтирам-хөрмәткә төренеп гомер кичерәләр.
Нәсел дәвамчылары аларның истәлегенә тап төшерми, узган гасырның 30-40нчы елларында салынган гаилә йолаларына тугры калып, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап, алган тәҗрибәне һәм тәрбияне олы хәзинә итеп кадерләп, буыннар чылбырын дәвам итеп, рәхмәтләре белән җавап бирә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Зәйнетдиновларның бәхет сере
Зәйнетдиновларның бәхет сере
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас