Башкортстанның суд приставлары башка төбәк коллегалары белән бергә әтисе урлаган баланы эзләп тапкан һәм аны өенә кайтарганнар. Стәрлетамактан ике яшьлек малай турында узган елның декабреннән бирле хәбәр юк иде.
Бергә яшәгәндә үк Ишембай районында яшәүче 25 яшьлек ир хатынына баласын тартып алу белән янаган. Яшь әни аның сүзләрен бәхәс вакытында әйтелгән буш янаулар дип саный. Ләкин чираттагы вахталар арасындагы ял вакытында баланың әтисе, һәр адымын алдан уйлап, алдау юлы белән малайны алып, билгесез юнәлештә качып китә. Ул вакытта баланы әнисе имезгән булган әле.
Башта әни улын үз көче белән кире кайтарырга тырыша, ләкин ир моңа һәрьяклап комачаулый. Шуннан соң ул баланың яшәү урынын билгеләү турында судка мөрәҗәгать итә. Суд улын әнисенә кайтарырга карар итә, әмма ире бу карар белән килешми. Ир-ат яшеренеп, элемтәгә керми, кесә телефоныннан, банк карталарыннан арына, ә тиздән бөтенләй төбәкне ташлап китә.
Суд приставлары ир-атны һәм малайны - башкарма, ә аннары федераль эзләүгә игълан итәләр. Оператив кабул ителгән чаралар тиздән нәтиҗәләр китерә. Суд приставлары ир-атның бала белән Удмуртиядә яшеренгәнен ачыклаган. Күрше төбәкнең суд приставлары тапшырылган бурычны оператив кабул итә, ирнең һәм баланың Ижевскида яшергәнлеге ачыклана.
Ир-атны куркытмас өчен, суд приставлары телефон аша үзләрен опека вәкилләре дип таныштыра. Ир-ат очрашуга әзерләнә: сәгатьләп арендага алган фатирда уенчыклар сибә, "үрнәкле әти" иллюзиясен тудыра. Ләкин опека хезмәткәрләре урынына суд приставлары һәм малайның әнисе килә. Закон буенча ир улын әнисенә тапшырырга тиеш булган, әмма шуңа карамастан, ул барыбер физик каршылык күрсәтергә тырышкан.
Баланы тартып алалар суд приставлары ана белән баланы өйгә кайтарырга ярдәм итәләр. Баланың әтисенә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала, дип хәбәр иттеләр УФССП матбугат хезмәтендә.
Фото: bashinform.ru