+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 Май 2024, 05:07

Мең рәхмәт кабул ит балаңнан!

Әткәйләр китү белән сине яклап торган зур бер көч юкка чыккан кебек була.

Мең рәхмәт кабул ит балаңнан!Мең рәхмәт кабул ит балаңнан!
Мең рәхмәт кабул ит балаңнан!

Моннан өч ел элек якты дөньядан киткән әтием турында сөйләсәм һәм “без аны шулкадәр ярата идек, хәзер безгә шулкадәр әти җылысы, әти сүзләре, әти киңәше җитми”, дисәм, бу сезнең өчен зур яңалык булмас, мөгаен. Әтиләрен югалткан һәркем якынча шундый хисләр кичерә, якынча шул сүзләрне әйтәдер. Әмма мин әтиләр турында язарга һәм сөйләргә кирәк, дип исәплим. Үзебез өчен генә түгел, башкалар өчен дә. Булдыклы һәм тырыш, уңган әткәйләребез кемгәдер үрнәк булсын, җәмгыятебездә гаилә кыйммәтләре саклансын өчен.

Үтә дә гадел, үтә дә тырыш, үтә дә тыйнак, үтә дә талантлы иде безнең Әти — Вәкил Сәлах улы Белалов. Ул 1934 елның 27 мартында Яңавыл авылында туган, быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде. Әйтүемчә, моннан өч ел элек, 87 яшендә ул арабыздан китеп барды. Безнең өй эче шундук бушап калды, әйтерсең дә Әтиебез бар җылылыкны, бар нурны алып китте. Гадәттә, өйнең ямен әниләр белән бәйлиләр, әмма, әтисен югалткан кеше буларак, мин шуны әйтә алам: Әткәйләрсез өй шундый ямьсез, шыксыз булып кала. Алай гына да түгел, алар китү белән сине яклап торган ниндидер олы бер көч югалган кебек була. Ничә яшьтә булсак та, әткәйләр исән чакта, үзебезне якланган итеп тоябыз.

Гаиләдә дүрт бала үстек. Эше никадәр җаваплы булса да, Әтиебез безнең һәрберебез өчен вакыт тапты, һәрберебезгә игътибар бирде. Чамасы белән — кырыс, чамасы белән таләпчән иде ул.

Хәзер, күңел өзелеп-өзелеп Әткәйне сагынган вакытларда, мин аның бөтен гомерен җентекләп искә төшерергә тырышам. Ул безгә еш кына үзенең балачагы һәм яшьлеге турында сөйли, ә без аны кызыксынып тыңлый идек. Аның хикәятләрендә нәрсәдер безне гаҗәпләндерә, нәрсәдер шатландыра иде. Хәтердә, эше турында сөйләгәндә, без борчылып аны тыңлый идек, чөнки әткәебезнең эше һәрчак җаваплы һәм тынгысыз булды.

Әткәебезнең балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Мәктәп елларында ук авиация институтына укырга керү һәм очучы булу турында хыяллана. Мәктәптә яхшы укыган егет институтка укырга керә, әмма бәхете озакка сузылмый, матди кыенлыклар аркасында аңа институтта укуын ташларга туры килә. Күпбалалы крестьян гаиләсенә аны укыту бик авыр була, дөресрәге, мөмкин булмый, хәтта китап, дәреслекләр, дәфтәрләр алырга да акча булмый. Шул сәбәпле Әтием укуын ташлый да, гаиләсенә матди ярдәм итәргә карар итеп, Свердловск өлкәсенә шахтада эшләргә китә. Бервакыт әти-әнисе янына ялга кайткач, аңа төзелешләрнең берсендә автокран йөртүчесе булып эш тәкъдим итәләр. Әтием җиң сызганып үзе өчен ят булган бу эшкә алына. Соңрак предприятиенең комсомол оешмасы тәкъдиме буенча аны Саратов хәрби училищесына укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлаганнан соң, Әтиебез Яңавыл шәһәрендә ГАИда автоинспектор булып эшли, ә күпмедер вакыттан соң аны Краснокама районына ГАИ начальнигы итеп эшкә күчерәләр. Эчке эшләр органнарында Әтиебез 1962 елдан 1993 елга кадәр хезмәт итә, утыз ике ел гомерен яраткан эшенә багышлый, хезмәттәшләре арасында зур хөрмәт казана. 1993 елда, 60 яше тулгач, пенсиягә китә. Инде тыныч кына өйдә утырыр, дип көтсәк тә, ул ДОСААФка эшкә урнашты һәм 11 ел юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кешеләрне укытты.

Әтием һәрчак иҗатка тартылды, ул шигырьләр, хикәяләр язды, Нефтекама шәһәренең “Инеш” иҗади берләшмәсе, Яңавыл шәһәренең “Замандаш” иҗади берләшмәсе әгъзасы булып торды, үзнәшер ысулы белән китаплар чыгарды. Аның китапларының саны 23кә җитте. “Брестская крепость” (2008 ел), “Службой пройден большой путь” (2009), “Они сражались на Смоленщине” (2011), “На земле Саксонии” (2012), “178й саперный батальон” (2012), “Операция Тайфун” (2013), “Комбат Бикбаев” (2013), “Белградская операция” (2023), “По следам 41й кавдивизии” (2013), “Люди особого риска” (2013), “Без вести пропавший Абдулла” (2013), “Ночной прыжок” (2013), “Последний бой героя Ишкулова” (2016), “ГАИ-ГИБДД-ДПС история” (2018) дип аталган китаплары зур хезмәт, эзләнүләр, архив материаллары белән эшләүне таләп итте. Исемнәреннән күренүенчә, аның китапларының тематикасы төрле, аларда туган җиргә мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы чоры, төрле һөнәр ияләренең фидакарь хезмәте, аларның язмышлары, казанышлары, хокук саклау органнары тарихы, патриотизм белән сугарылган кеше язмышлары чагыла.

Моннан тыш, Әтиебез бик матур итеп рәсем төшерә иде, өздереп гармунда уйнады, матур итеп җырлый иде. 85 яшенә кадәр Нефтекама шәһәре татар театрында уйнады. Гомер буе ул “Кызыл таң” гәзитен алдырды һәм яратып укыды. Үзенең дә берничә язмасы аның битләрендә дөнья күрде. Шулай ук “Өмет”, “Тулпар” басмаларында аның иҗаты басылды.

Әтиебез хөрмәткә лаек кеше иде. Ул күпсанлы Мактау кәгазьләре, шулай ук, “За безупречную службу”, “В пользу Отечества” медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны. 2019 елда Яңавыл шәһәре үзәк район китапханәсендә Әтиебезнең 85 яшенә багышланган “Еллар аша караш” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шунда бик күп кешеләр аларның тормышында мөһим роль уйнаганы, биргән киңәшләре, күрсәткән ярдәмнәре өчен Әтиебезгә рәхмәт әйтте. Бу кешеләрнең чыгышы безнең өчен тагы бер ачыш булды.

...Әтинең китүе шулкадәр ашыгыч, шулкадәр көтелмәгән булды. Дөрес, бу хәлне беркем дә көтмидер, әмма, һәрвакыт шат күңелле, елмаеп кына торган, тулысынча иҗат эшенә чумган әтиебез әле яшәр кебек иде. Пандемия белән очрашмаса, яшәр дә иде.
— Кызым, гомер шулкадәр тиз үтә, матур, файдалы итеп яшәп калыгыз, бер генә минутыгызны да юкка әрәм итмәгез! — дип еш кабатлый иде Әтиебез. Аның сүзләре әледән-әле искә төшә, биргән киңәшләре истән чыкмый. Исән чагында әйтергә, бәлки, өлгермәгәнбездер дә, хәзер, соңлап булса да бар дөньяга яңгыратып: “Рәхмәт сиңа, Әтием! Безгә гомер бүләк иткән өчен, бу дөньяда яшәргә өйрәткән өчен рәхмәт сезгә, Әтиләр!” — диясе килә. Еллар үткән саен мин синең тәрбияне ныграк тоям, синең белән бергә үткәргән көннәргә рәхмәтлемен, Әткәй! А. Грибоедовның “Каршыгызда әтиегез үрнәге булса, башка үрнәкләр кирәк тә түгел!” дигән сүзләре бар. Бу шулкадәр дөрес әйтелгән. Әткәйләр алар үз тормыш юлы белән безгә үрнәк, сүз белән, нотык белән түгел, ә яшәү рәвеше белән безне тәрбияли. Шуңа да мең-мең рәхмәт аларга!

Гөлнара Гайнуллина-БЕЛАЛова.
Уфа шәһәре.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас