+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 Май , 11:26

"Ашардай буласың..."

Ришат Төхвәтуллин - шәп җырчы. Ә нинди әти икән?

"Ашардай буласың..."
"Ашардай буласың..."

«Аңа улы туу турындагы хәбәрне миннән алда әйтергә өлгерделәр. Операция төгәлләнү белән, мин аңа ватсапта яздым. Ул смсны уку белән, шалтыраттым. Без бер-беребезгә экран аша карап, сүзсез генә еладык», – дип язган иде Алия.

Күңел нечкәрә торган мәлләр шул...

Ришат социаль челтәргә куйган видеосында улын аякларына кадәр үбеп, үзенең яратуын белдерә.

«Көне буе күрмәсәң, ашардай буласың», – дип яза ул. Әтиләрнең күбесе кебек, хисле икән.

Һәрбер бала пар канатлы - әти-әниле булып үссен иде. Әнкәйләр әйтмешли, кем тапкан, шул карасын.

Фото: Ришат Төхвәтуллин видеосыннан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: