Полиция хезмәткәрләре махсус сигналлар белән Дүртөйле районыннан Уфага бала табучы хатын-кызны озата барган.
Башкортстанда Р-240 автоюлының 96нчы чакрымында полиция хезмәткәрләренә «Рено Логан» шоферы мөрәҗәгать итә һәм аның машинасында йөкле хатыны барлыгын һәм ул «менә-менә» бала тудырачагын хәбәр итә.
Ике өлкән лейтенант Вадим Вәлиев һәм Ранис Гафаров әлеге машинаны озата барырга була. Бу трасса бер полосалы, йөк машиналары күп, аларны узып китү җиңел түгел. Ләкин махсус сигналлы машинаны күреп, барлык шоферлар — зур йөкле машиналар да, җиңел машиналар да — юл читенә кысылып, полиция хезмәткәрләрен һәм "Рено"ны үткәрәләр.
Берничә сәгатьтән соң күптән көтелгән кыз туа. Ул - Шәфыйковлар гаиләсендә өченче бала. Озынлыгы - 54 сантиметр, авырлыгы дүрт килограммнан аз гына артык.
"Без бик шат! Хокук сакчыларына бик рәхмәтле!" - ди бүген күпбалалы Альбина Шшфыйкова.
Бәбине дәваханәдән чыгаруга туганнары, шулай ук ГАИ хезмәткәрләре килгән. Кызга Аиша исеме биргәннәр. Полиция хезмәткәрләре бу аларның күп еллар хезмәт итүендә беренче тапкыр гына шундый хәлдә калганнарны озата барулары түгеллеген әйткән. Әмма дөньяга килергә ашыгучы мөһим пассажирлар бик сирәк очрый икән.
Фото: [leech=https://vk.com/incident02]https://vk.com/incident02[/leech]