"Исәнмесез. Эчемә сыймаган серне сезгә язарга булдым, кешегә сөйләп булмый, туганнарым белсә ачуланыр иде.
Мин үз кулым белән кызымны бәхетсез иттем. Көне-төне бәхетле булсын дип, тели идем, югыйсә. Кызым йөргән егетеннән авырга калган, ә егете моны белгәч, ташлады. Кызым бик борчылды, елады. Мин яхшы әни булырга тырышып: "Юк, әтисез бала кирәкми", - дип, кирәкле дарулар бирдем. Авыры төште. Ни өчен алай иткәнемне үзем дә белмим. Хәзер аңыма килдем - соң инде. Көне-төне елыйм. Балакаемның тормышын үзем боздым. Ни эшләргә дә белмим".
Бу әнине әрләргә соң инде. Юату сүзләре кирәктер...