Дүрт ел яшәү дәверендә ирем белән бер тапкыр да талашканым булмады. Безнең мөнәсәбәтләр идеаль иде. Мин һәрвакыт үземне формада тоттым, иремә дә игътибарлы булдым. Аш бүлмәсендә һәрвакыт ул яраткан ризык иде. Тик ул миңа хыянәт итте.
Бервакыт бик нык эчем авыртты. Авырту бетмәгәч, “ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Хастаханәгә алып китеп, сукыр эчәгемә операция ясадылар. Хастаханәдә ятканда ирем минем янга бер генә тапкыр килде. Бик җаваплы эштә эшли, бер генә минут та буш вакыты юк. Барысын да аңлыйм, ачуланмыйм, эшләсен генә.
Хастаханәдән мине бер көнгә алданрак чыгардылар. Иремне эшеннән бүлеп тормадым, такси чакырттым да өйгә кузгалдым. Өй янына килеп туктагач, подъезддан иремнең үзеннән күпкә яшьрәк бер кыз белән чыгып килгәнен күрдем. Алар машинага утырып киткәнче, таксидан чыкмадым.
Кич белән ул берни булмагандай, арыган кыяфәт белән кайтып керде. Яшь кызларның күңелен күреп йөрсәң арырсың да шул. Тавыш куптармадым, болай да үз хәлем хәл. Ләкин моны болай гына калдырырга да теләмәдем. Уйладым-уйладым да, танышу сайтында теркәлеп, бер егет белән таныштым.
Андый җирдә юньле кешеләр утырмый дисәләр дә, миңа әйбәт кеше эләкте. Ике тапкыр очраштык та, өченче күрешүебездә йокладык. Мин дә иремә хыянәт иттем! Тик күңелдә барыбер сәер хис. Югыйсә, иремнән үч алдым кебек, ләкин йөрәгем сыкрый. Иремне яратам. Алга таба ничек яшәргә?