+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
4 июнь 2024, 16:41

"Гаиләләр һәрвакыт беренче урында"

Бүген “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге конференциясендә Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы вазыйфасына тәкъдим итү мәсьәләсе каралды.

"Гаиләләр һәрвакыт беренче урында""Гаиләләр һәрвакыт беренче урында"
"Гаиләләр һәрвакыт беренче урында"

Чара төрле яшьтәге һөнәр ияләрен, дин әһелләрен һәм башкаларны бер мәйданга җыйды.

- Мин Уфада яшим, - дип сөйли Бөтенрусия чукраклар җәмгыятенең Башкорт төбәк бүлекчәсе рәисе Ольга Шевнина. - Без чукраклар өчен мәдәният йорты, спорт федерациясе белән даими эшлибез. Без аларның тормышындагы һәр вакыйга белән тыгыз бәйләнгән: белем алуда, эшкә урнашуда үз көчебезне кертәбез. Һәм, әлбәттә, гаиләләр белән эшлибез. Саңгырау булган балаларның әти-әниләре белән ныклы эшчәнлек җәелдерелгән. Шуны әйтәсем килә, мондый үзенчәлек башка яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә бар. Гаиләләр һәрвакыт дәүләт ярдәмен ала.

Иптәшем белән 15 яшьлек кызыбызны тәрбиялибез. Соңгы биш елда республика мәгарифендә, мәдәниятендә һәм башка юнәлешләрдә балалар өчен күпләп мөмкинлекләр тудыдырылганын үз күзебез белән күрәбез. Радий Хәбиров, һәрвакыт, гаиләләргә ярдәм итүне алга куя. Безнең республикада күпбалалы гаиләрнең башка төбәкләргә караганда күпкә күбрәк булуын гына исәпкә алыйк. Гомумән, аның җитәкчелеге белән гамәлгә ашырылган башлангычлар бик күп. Киләчәккә дә әле аның идеяләре күп булыр, дип уйлыйм, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас