+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
4 июнь 2024, 03:57

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Әти-әниләре үрнәгендә Гөлшат һәм Мөсәвир Сөнәгатуллиннарның балалары да милли сәхнәбез йолдызлары булып үсә.

Оясында ни күрсә, очканында шул булырОясында ни күрсә, очканында шул булыр
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр
Тату гаилә – ил терәге, дигән борынгылар. Чынлап та, гаилә тату булса, сабыйлар да бәхетле була. Республикабызның авыл һәм шәhәрләрендә үрнәк алырлык әти-әниләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Алар – илнең терәге дә, киләчәге дә, бүгенгесе дә. Үрнәкле тату гаиләләр – илебезнең ныклы нигезе.

Гөлшат hәм Мөсәвир Сөнә­гатул­линнар эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең, тор­мышның кадерен белеп яшәүче шундый гаиләләрнең берсе. Алар Татар Олкан авылында бәхетле гомер кичерә.

Алтын куллы Мөсәвир, ир-егетләргә хас булганча, җитмеш төрле һөнәргә ия булса, өйгә ямь бирүче Гөлшаты мактап туймаслык уңган хуҗабикә. Ул урындагы мәк­тәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Ә гаилә башлыгы Мөсәвир Равил улы — мәктәп директоры. Ул — җаваплы, намуслы җитәкче. Изге күңелле, хәстәрлекле, өлкәннәр белән ипле мөгамәләдә булуы белән аерылып тора гаилә башлыгы.
Уңганлыклары белән авылдашлары арасында абруй казанган күркәм гаилә һәрьяклап та үрнәкле. Алар җәмәгать тормышында да актив катнаша. Сөнәгатуллиннар “Шәҗәрә” конкурсында катнашып, үзләренең музыкаль, иҗади, зирәк, күркәм гаилә икәнлекләрен тагын бер тапкыр раслады. Гомумән, бөтен бәйрәмнәрнең дә яме-бизәге алар.

Балалары Тимур белән Миләү­шәне инсафлы, акыллы, һәрьяклап сәләтле кешеләр итеп тәрбияләргә тырышулары соклануга лаек. Эшчән әти-әниләрен Тимур белән Миләүшә яхшы укулары, җыр-бию өлкәсендә уңышлары белән сөендерә. Миләүшәнең сәнгатькә тартылуы әнисеннән киләдер, мөгаен. Гөлшат Флүр кызы үзе дә бик талантлы: бии, җырлый, чараларны оста итеп алып бара. Кечкенә чагыннан ук милли көйләр ишеттеме, итәк очларын тотып бии дә башлый Миләүшә. Сәләтле кыз 6 яшеннән авыл мәдәният йорты каршында оештырылган бию түгәрәгенә йөри. Чая, ачык, бар нәрсәдә тәртип яратучы кызчык ул.

Миләүшә бүгенге көндә 8нче сыйныфта укый. Төрле фәннәрдән олимпиадаларда призлы урыннар яулап, әти-әнисен, укытучыларын шатландыра. Моннан тыш, күп­кырлы сәләт иясе ул Миләүшә Сөнә­гатуллина: матур итеп шигырь сөйли, яхшы укый, музыка мәк­тә­бенә дә йөри.
Матур тавышы белән генә түгел, үзен сәхнәдә чын артистларча тота белүе белән дә Миләүшә тамашачы күңелен яулый. Әлеге көндә ул Туймазы балалар иҗат йортының “Родник” бию студиясенә бик теләп йөри. Җитәкчесе Любовь Петрова кызга бик зур өметләр баглый.
Уллары Тимур да талантлы егет. Бүгенге көндә ул Октябрьский шә­hәре музыка колледжының 2нче курс студенты. Киләчәктә сәләтен арытаба үстереп, милли моңна­рыбызны зур сәхнәләргә дә чыгарыр әле Тимур.
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, — дигән борынгылар. Миләүшә дә, Тимур да күңел­ләренә салынган күркәм сыйфатларны саклап, әти-әнисенең горурлыгы булып үсәләр. Миләүшә, Тимур кебек кыз-егетләр үскәндә милләтебезнең киләчәге якты булачагына шик юк!

Люция Колсарина.
Туймазы районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас