+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 июнь , 12:20

“Аська” аша танышканнар, гомерлеккә кавышканнар!

Таңсылу Рәфил кызы һәм Рәдиф Галинур улы 2011 елда танышып, ике елдан язмышларын бергә бәйләргә карар итә. Бүген Хуҗаевлар – Архангель районының күркәм, үрнәкле һәм күпбалалы гаиләсе.

“Аська” аша танышканнар, гомерлеккә кавышканнар!
“Аська” аша танышканнар, гомерлеккә кавышканнар!
Гаилә башлыгы шәһәрдә эшли. Алтын куллы балта остасы балконнарны тышлау һәм тәрәзәләр кую белән шөгыльләнә. Ә буш вакытларында җырларга ярата. Әле апрель аенда гына Уфаның 450 еллыгына багышланган вокал конкурсында катнашып, финалга чыккан һәм тиздән гала-концертта чыгыш ясаячак.
Гаилә башлыгы эштә булганлыктан, әңгәмәне барлык вакытын балалары белән үткәргән хуҗабикә Таңсылу Рәфил кызы белән кордык.
– Безнең биш балабыз бар, Искәндәр – Түбән Камадагы кадет корпусының 7нче сыйныфында укый, өлкән кызыбыз Исламия – 4нче сыйныф укучысы, Уралия быел 1нче сыйныфка барачак. Ә кечеләре Радельга – биш, Аскарга өч яшь кенә, – ди Таңсылу.
– Булачак тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
– Ул вакытта “аська” челтәре популяр иде. Рәдиф үзе танышасы килгән кызның районын һәм Таңсылу дигән исемне җыя (бу хакта ул миңа күпмедер вакыт узгач кына сөйләде), шулай миңа “тап” була.
– Сез тумышыгыз белән кайсы яктан?
– Мин үзем Илеш районының Рсай авылыннан. Ә ул Архангель районының Кызгы авылыннан.
Шулай итеп, социаль челтәрләрдә аралашу акрынлап дуслыкка әверелә һәм көннәрдән бер көнне яшьләр очраша. Әлеге очрашу барысын да хәл итә, моннан соң алар һәрвакыт бергә булырга сүз куеша. Рәдиф Галинур улы, танышуларына ике ел үтүгә, кызга тәкъдим ясый. Таңсылу тәкъдимне кабул итә. Шулай аларның гаилә тарихы башланып китә.
Хуҗаевлар ата-бабаларының йолаларына, гореф-гадәтләренә тугры, икесе дә бишәр балалы гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Һәм, тәү чиратта, һәркайсына үзләренең әти-әниләренең гаиләсе үрнәк булып тора.
– Бала өчен әти-әни, картәти һәм нәнәйләр үрнәк булырга тиеш. Кеше гаиләдә тәрбияләнә, өлкәннәрнең мөнәсәбәтләрен күреп үсә, шуңа андагы мохитнең тәэсире бик көчле. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Әлбәттә, балалар бакчасы, мәктәп, институт та зур йогынты ясый, ләкин нигез гаиләдә салынырга тиеш, – ди Таңсылу Рәфил кызы. – Ишле гаиләләрдән булгач, гаилә бәйрәмнәре дә бик күңелле үтә. Бер бәйрәмгә җыелышып, минем авылга кайтабыз, башка туганнарым да гаиләләре белән туган йортка җыела, ә икенчесендә Рәдифнең әнисенә барабыз, анда да биш туган тормыш иптәшләре һәм балалары белән килә.
Әлбәттә, иң яраткан бәйрәмнәребез – балаларның туган көннәре. Бергәләп кайдадыр барырга, кыскасы, туган көнне истә калырлык итеп оештырырга тырышабыз. Гомумән, барлык буш вакытыбызны гаиләбез белән бергә үткәрергә тырышабыз. Мәсәлән, җәй көннәрендә палаткалар алып, табигать кочагына чыгабыз, шулай ук еш кына балаларны кинога, уен үзәкләренә алып барабыз, – ди ул.
Күпбалалы әни көнозыны йорт һәм хуҗалык мәшәкатьләре белән мәшгуль. Балалар мәктәптә һәм балалар бакчасында булганда, кайтуларына тәмле-тәмле ризыклар әзерли.
– Кичләрен китаплар укыйбыз, бәләкәчләр белән җайлап хәрефләрне һәм саннарны өйрәнәбез, Уралияне беренче сыйныфка әзерлибез, – ди Таңсылу Рәфил кызы.
– Балаларны тәрбияләүдә нәрсәгә өстенлек бирәсез?
– Минемчә, иң мөһиме, балаларга ярату һәм игътибар кирәк. Һәм, әлбәттә, бала үзе янында бер-берсен яраткан һәм хөрмәт иткән әти-әнисен күрергә, гаилә – гомерлек ышанычлы тыл булуын аңларга тиеш. Тормышта нәрсә генә булмасын, ул һәрвакыт әти-әнисенә киңәш сорап килә, бернәрсәдән курыкмый, күңелен ача алуын аңларга тиеш. Без дә балаларыбызга якын булырга тырышабыз.
Хуҗаевлар зур бакча үстерә, балалары бу эштә зур ярдәмче. Ә кызлар аш бүлмәсендә мәш килә, хатын-кызның иңнәрендә йорт буенча нинди җаваплылык ятуын алар яхшы аңлый. Малайлар да ярдәм итәргә тырыша. Өлкән уллары, әнисе өлгерә алмаса, идәнен дә, савыт-сабасын да юа, хәтта кечкенәләр дә “үз өлешен” кертә.
Әлеге фоторәсемдә – бәхетле, күркәм гаилә пары үзләренең газиз һәм сөеп туймас балалары белән. Күңелле мәшәкатьләр, бәхетле мизгелләр, шатлыклы вакыйгалар белән тулы тормышлары һәрвакыт шулай балкып торсын!

Эльвира АБДУЛОВА.
Архангель районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: