Әлеге чараны буыннар бәйләнешен, нәсел җепләрен ныгыту, татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, оыларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан Гаилә елы чикләрендә “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы Чишмә районы хакимияте, “Твой дом” оешмасы, Салават шәһәренең “Ән-нәби” мәчете ярдәме белән оештырды. Мәртәбәле чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Ар авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алмаз Моратов, композитор Роза Якупова, башка җитәкчеләр һәм кунаклар катнашты.
Чараны башыннан ахырына кадәр бик матур итеп Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиева алып барды. Ә Уфа шәһәренең Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге “Нәүруз” татар вокал ансамбле һәм “Йолдызлы юл” балалар бию студиясе җыр-биюләре белән бизәде. Кунакларның моңлы күчтәнәчләре дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Беренче тапкыр гына оештырылуына карамастан, бик күркәм килеп чыкты бу бәйге. Борай, Иглин, Кушнаренко, Чишмә районнарыннан, Уфа һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгән һәм өч буынны – дәү әни, әни һәм оныкларны берләштергән командалар үз гаиләләре, максатлары белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде, бергәләп әзерләгән татар милли ризыкларын тәкъдим итте. Шул ук вакытта алар гаиләдә булырга тиешле үзара җылы мөгамәләне, ихтирамны, өлкәннәрнең яшь буынга милли тәрбия бирүдәге ролен үз үрнәгендә чагылдырды.
Гаилә командаларының чыгышларын мәртәбәле жюри – Чишмә районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Азат Арсланов, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре әгъзасы Дилә Булгакова, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, “Твой дом” автономияле коммерциягә карамаган оешма директоры Венера Миңнебаева, автор башкаручы, композитор, шагыйрә, рәссам Флёра Шәрипова, Түбән Тирмә авылының “Сайфар” мәхәлләсе имам-хатыйбы Салават Үләмаев, “Нәүруз” ансамбле җитәкчесе Лилия Мөхәммәдиева, Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова бәһалады.
Проектның авторы – Башкортстан татарлары конгрессы Идарәсе әгъзасы Альбина Якупова билгеләвенчә, дәү әниләрне һәм оныкларны берләштерүче шундый чара оештыру идеясен ул берничә ел күңелендә йөртә. Һәм бу проекты белән ул узган ел ахырында Конгрессның бер җыелышында уртаклаша. Әлбәттә, ул хуплау таба һәм аны тормышка ашырырга карар ителә. Әзерлек эшләре дә шул вакытта ук башлана. Бәйгенең беренче өлеше онлайн форматта үтсә, финалга 7 гаилә чакыру алды.
– Бу конкурсның финалы Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш, моңлы һәм кабатланмас тавыш иясе, Башкортстанның халык һәм РСФСРның атказанган артисты Фәридә Кудашева, мәгърифәтче Зыя Камали, Русия Герое Риф Сәхәбетдинов кебек бөек шәхесләрне биргән бәрәкәтле Чишмә районының Келәш авылында узуы безнең өчен зур шатлык, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, җыелучыларны сәхнәдән сәламләп.
Заһир Хәкимов исә үзенең нәнәсе белән үткән бәхетле балачагын искә төшереп, дәү әниләрнең оныклар язмышында зур роль уйнавын билгеләде.
– Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган дәү әниләрнең һәр сүзендә фәһем бар, алар оныкларына кечкенәдән бер-береңә ярдәм итәргә, дус-тату булырга кирәклеген аңлатып үстерә, туган җиребезгә, телебезгә сөю тәрбияли. Шуңа бу чараның әһәмияте бәһалап бетергесез, шул ук вакытта мондый конкурслар милләтебезне, телебезне саклауга һәм үстерүгә булышлык итә, – диде Заһир Әхсән улы һәм “Дәү әни сабаклары” бәйгесен оештыруда ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.
Әлбәттә, бәйге булгач, аның үз таләпләре бар. Шулай да, “Дәү әни сабаклары” конкурсы финалында катнашучы беркем дә игътибарсыз калмады, аерым бер номинациядә җиңүче дип танылды. Аерым алганда, “Милли ризык” номинациясендә Борай районыннан килгән гаилә: дәү әни, әни һәм оныка – Альбина Нәфыйкова, Илвера Хаҗипова һәм Риана Габдуллина җиңүче булды. Әйткәндәй, мәдәният йорты фойесында һәр гаилә милли ризыклар һәм кул эшләрен тәкъдим итте.
“Гаилә альбомы” номинациясендә Нефтекама шәһәре вәкилләре: дәү әни Мөнирә Мифтахова, аның кызы Гөлназ Шөгаепова һәм оныкасы Мәдинә Мифтахова билгеләнде.
“Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әбиләр?” номинациясендә Иглин районының Акбирде авылыннан килгән гаилә җиңүче дип табылды. Дәү әни Роза Латыйпова, әниле-кызлы Әлфия һәм Әмирә Баҗановалар бүләкләнде.
“Гаилә ансамбле” бәйгесендә кушнаренколыларга тиңнәр булмады. Алар Сабантуй йоласын күрсәткәндә, залда утыручыларның барысы да үзләрен чын Сабан бәйрәмендә итеп хис иткәндер! Иске Тукмаклы авылыннан килгән гаилә – Зилина апа Садретдинова, кызы Элнора һәм оныкасы Иркә Әхтәмовалар үзләре дә моңлы булудан тыш, аларга иҗади номерларда “Ак калфак” ансамбле дә ярдәм итте. Дәү әнисе әйтүенчә, Иркә өч яшьтән шушы ансамбльгә йөри. Бүген инде кыз байтак бәйрәм чараларында, иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзенең моңлы тавышы белән сокландыра һәм уңышларга ирешә. Шуңа “Гаилә ансамбле” номинациясендә җиңүләренә бер дә гаҗәпләнәсе түгел.
“Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары” бәйгесе аеруча хисләндерде. Дәү әниләр балаларын саклау өчен үзләре генә дога укып калмый, аларны оныкларына да өйрәткән. Чишмә районының Келәш авылыннан Флүзә Хәбибованың оныгы Рамилнең осталыгы хәтта Салават хәзрәтне дә таң калдырды.
“Бергә булганда” номинациясендә Иглин районыннан килгән Лира, Гөлназ һәм Айгөл Өметбаевалар бүләкләнде.
“Иҗади караш” номинациясендә Уфа шәһәренең Дим бистәсеннән Рәфидә, Алия һәм Амелия Гыйльмановалар җиңүче дип танылды. Алар һәр бәйгене үзенчәлекле итеп үтте, монда аларга Башкортстан татарлары конгрессының Дим районы бүлекчәсе һәм 123нче лицейның татар теле укытучысы Резида Сөбханкулова җитәкчелегендәге 4нче сыйныф укучылары да зур ярдәм күрсәтте.
Һәм, ниһаять, иң дулкынландыргыч – Гран-при ияләренең исемнәрен атар вакыт җитте. Бәйгенең абсолют җиңүчеләре дип Чишмә районының Келәш авылыннан Флүзә Әнвәр кызы һәм аның оныгы Рамил Хәбибовлар танылды. Флүзә апа – биш бала анасы, аның кызы Руфина Мусина – урындагы мәдәният йорты җитәкчесе. Ә бу чарада ул килене Гүзәл Таһир кызы һәм оныгы Рамил белән катнашты. Руфина Зинфир кызы билгеләвенчә, бу бәйгедә катнашуга ул барлык туганнарының балаларын җәлеп иткән. Алар да, кайберләре әле кечкенә булуга карамастан, иңнәренә нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлап, район данын яклауга бөтен көчен салды.
Әйе, һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Бу көнне, Гаилә елына багышлап оештырылган әлеге бәйге чикләрендә белемле, тәрбияле балалар үстерүче, күп яклап үрнәк булып торучы гаиләләр белән таныштык. “Дәү әни сабаклары” конкурсы киләсе елларда да үткәрелеп, республикабызның шундый актив гаиләләрен ачыклап, аларның гаилә йолалары, тәрбия алымнары белән таныштыруны дәвам итәр, дигән ышанычта калыйк!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.