+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 июнь , 16:04

"Узып китәргә иде, үзе танып туктатты..."

Сабантуйлар үтеп бара. Кемнәрне очраттыгыз анда, дуслар? Беренче мәхәббәтегез кайтканмы?..

"Узып китәргә иде, үзе танып туктатты..."
"Узып китәргә иде, үзе танып туктатты..."

"Сабантуйга барырга алдан ук аяк тартмый иде. Ир алдан өч көн эчеп тә йөрде. Шуңа бармаска иде, әмма күршеләр алып чыгып китте. Аларның машиналарында киттек.

Каршыма Аның килгәнен әллә кайдан аңлап алдым. Үзгәрмәгән, юк үзгәргән, тагын да матуррак, спортивный булып киткән. Танымамышка салышып үтеп бара идем, туктатты. Туктарга туры килде. 10 ел элек аны ташлап, яраксыз дустына уйламаганда кияүгә чыктым. Ул шул хәлдән шок хәлендә булып Себергә китте яшәргә.

Ир дигәнем "о, братан", дип аны кочаклый башлады. "Әйдә, за встречу, аны-моны уйлыйк, сине круто яши диләр", - ди. Тегесе: "Не пью и тебе не советую", - диде. "Алайса похмельгә акча бир", - дигән иде, оялып киттем. Шулчак кара чәчле, матур озын ак күлмәктәге яшь кыз аны килеп кочаклады. "Таныш булыгыз, минем кәләш", - диде. Шуннан безгә карады да: "Болар минем яшьлек дусларым", - диде.

Киттеләр. Мин елап җибәрә яздым. Ир дигәнем: "Нууу шәп кыз эләктереп алган братан, не то что ты", - ди. Этлеге ни тора! Безнең арага кереп, матур сүз белән алдап, минем башны бутады да хәзер көн-төн җәфалый. Аерылырга кирәктер. Бәлки Ул мине гафу итәр һәм кире кабул итәр".

Менә шундый очрашу булган. Ә сез яшьек ярыгызны очратканыгыз бармы? Таныдымы?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: