"Мин дә языйм әле сезгә. Дүрт ел элек булды бу хәл. Хатын иртән ике яшьлек улыбызны уятты да: "Әйдә, тор инде, улым", - ди. Малай хатынның эченә күзен алалмыйча карап тора. Хатын: "Нәрсә күрдең анда, нәрсә карыйсың?" - ди. "Менә сеңлемә карыйм әле", - ди. Без шунда көлдек, балалардан ни генә чыкмый инде дип.
Әмма берничә көннән хатын үзенең балага узганын белде. Һәм чыннан да безнең кызыбыз туды".
Балалар без күрмәгәнне дә күрә, диләр. Әллә дөресме икән?