+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 июнь , 10:25

"Әти мине малай, дип көткән..."

"Мин - гаиләдә өченче кыз. Әти апамнарны бик ярата иде, ә мине якын да китермәде..."

"Әти мине малай, дип көткән..."
"Әти мине малай, дип көткән..."

"Әтием мине малай була дип көткән. Ике апамнан соң туганмын. Әмма мин туганмын. Шуңа күрә әтием миңа салкын булды, ике апамны яратса да. Бу нык авыр булды минен өчен. Бәләкәй чакта әтиемә иркәләнеп карадым, зурая килә үзем читләштем. Әнием мине нык жәлли иде, әмма әтидән үтә алмады. Шуңа мин 15 яшьтән өйдән чыгып киттем, укыдым, эшләдем. Яхшы яшим.

Кызык, ике улым бар, кыз көтсәм дә икесен дә яратам, ирем дә шулай. Әтием дә оныкларын бик яратты. Мин әти белән әнигә нык ярдәм иттем. 15 яшьтә өйдән чыгып киткәннән алып бер тиен акча алмадым. Мин малайдан яхшырак булуымны исбат итәргә тырыштым һәрчак. Әнә шул төер белән яшәдем дә яшәдем.

Әтием бер ай элек вафат булды. Үләр алдыннан сине малай дип көткән идем, әмма сине ун малайга да алыштырмас идем, диде.
Эх, шул сүзләрне алдан әйткән булса, ә мин кырыкны үткәч түгел..."

Ир-егет һәрвакыт малай көтә. Кыз баланың ниндие юк та, ир баланың ниндие булмый. Игелекле булсын балалар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: