Мәккәгә хаҗ кылу вакытында 577 кеше вафат булган, дип хәбәр итә Согуд Гарәбстаны хакимияте.
Русиянең Джиддадагы консуллыгы хәбәр итүенчә, алар исемлегендә дүрт Русиядән дә 4 кеше бар. Алар арасында, ТАСС мәгълүматлары буенча, 1955 елда туган Дагстан кешесе бар. Ул 16 июньдә, Корбан бәйрәме көнендә, ташлар ыргыту йоласы вакытында (шайтанны кууны символлаштыра) йөрәк проблемаларыннан вафат була.
Быел кешеләрнең күпләп үлү сәбәпләре эсселеккә бәйле, диләр. Согуд Гарәбстанының милли метеорология үзәге 17 июньдә Мәккәдәге зур мәчет районында күләгәдә +51,8 градус эсселек теркәгән.
Фото: bashinform.ru