+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 июнь , 17:07

"Әтисе качты, ә мин баламны барыбер ташламадым..."

"Аны бала тудыру йортында калдыргач кына әти-әни янына кайтырга уйлаган идем".

"Әтисе качты, ә мин баламны барыбер ташламадым..."
"Әтисе качты, ә мин баламны барыбер ташламадым..."

"Өлкән улымны студент булганда таптым. Классик әсәрләрдәге кебек: әтисе бездән баш тартты, качты. Аборт эшләтергә соң иде, әти-әниемә баланы тапканчы күренмәм, баламны роддомда калдырып китәм, дип уйладым. Әмма ташлап булмады бит, әй жәлләдем сабыемны...

Җиңел булмады, әлбәттә. Ни акча, ни сөт, ни вакыт җиткереп булмады. Әти-әни, апаларым баланы ипләп кабул иттеләр.

15 ел үтте. Үстердек, Аллаһка шөкер! Хәзер шул бала барысына да беренче ярдәмче, яхшы укый, бии, шулкадәр ягымлы һәм тәрбияле. Яңадан кияүгә чыктым, яңа туган балалар - "долгожданные һәм запланированные". Әмма беренче баламның беренче көннәрендә чын ярату күрмәгәнен исемә төшерсәм, авыр булып китә. Мин аны соңрак булса да (бер-ике яше тулгач ) яратып иркәли башладым, аннары "өф" итеп, җил-яңгыр тидермичә үстердем.

Әйтегез әле, аңа сөюемне соңрак булса да бирүем начар булмагандыр бит?
Анонимно инде, зинһар".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: