+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 июнь , 11:58

"Килен улымның фатирын сатарга тели"

"Бу фатирны аңа ирем белән алып биргән идек".

"Килен улымның фатирын сатарга тели"
"Килен улымның фатирын сатарга тели"

"Улыбызга ирем белән фатир алдык һәм аңа 18 яшь тулганчы дип арендага биреп тордык. Улыбыз өйләнгәч, шул фатирда яши башладылар.

Күптән түгел килен ул фатирны сатып, зурракны алырга тәкъдим иткән. Улыбыз бу хакта безнең белән киңәшләште. Без фатирны сатарга каршы икәнебезне әйттек. Чөнки, минем уйлавымча, гаилә корып яши башлаганнар һәм уртак торак булдырырга телиләр икән, ул вакытта ике як та тигез күләмдә акча кушарга тиеш.

Улыбыз сүзебезгә колак салды һәм фатирны сатмаска карар кылды һәм үзләренең акчасына ипотека рәсмиләштергәннәр. Тормышта төрле хәл булырга мөмкин бит, без аның бу адымын хупладык кына.

Әмма кодалар тынычлана алмый. Улыгыз ир түгел икән, ул гаиләне торак белән тәэмин итәргә тиеш, диләр. Янәсе, нидер булып, яшьләр аерылышса, кызлары “минуста” кала икән. Ә улыбызның тагын бер фатиры калачак.

Гафу итегез, ир гаиләне тулысынча бөтен нәрсә белән тәэмин итәргә тиеш, дигән сүз кайда язылган ул? Ир белән хатын бертигез түгелме? Без ирем белән гаилә корганда икебез дә студент идек һәм йортыбызның һәр тактасын бергә эшләп таптык.

Конфликтны хәл итәр өчен фатирны безнең исемгә күчерергә тәкъдим иттек. Инде килен хәзер, синең әти-әниең безне өйдән куып чыгара, дип кычкыра. Бәхеткә, улым - акыл белән эш итә торган кеше. Әмма торак өчен болай талашып яшәп тә булмый бит. Нишләргә дә белгән юк..."

Бу хат авторы актуаль тема күтәргән. Чыннан да, тормышта мондый хәлләр еш очрый. Берәүләр еллар дәвамында баласы өчен ипотека түли, икенчеләр әзер тормышка килә. Икенче яктан карасаң, ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Дөреслек кайда?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: